Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль , 10:59

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...

Быел пляжда кызыну мизгеле гадәттәгедән өч атнага соңрак башланды. Әлеге вакытта Күчем авылының Аккош күлендә, поселокның Калмаш сусаклагычында һәм Яңавылда Уза буасында гамәлдәге законнарның барлык таләпләренә туры килгән өч пляж бар. Быелгы су керү мизгелендә Черниговка авылы янындагы карьерда һәм Новомихайловка авылы янындагы Дим елгасында тагын ике пляж ачу планлаштырыла.

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...

Эссе җәйге көннәр башлану белән, халык көч-куәт кертүче салкынча суда коену өчен елга буена ашыга.

Калмаш сусаклагычындагы пляжда барысы да законга ярашлы җиһазландырылган – ял итү өчен ятаклар, душ һәм кием алыштыру өчен кабиналар, бәдрәфләр, коткаручылар өчен күзәтү урыннары,  ярдәм күрсәтү өчен кирәк-яраклар һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләре язылган мәгълүмат стенды урнаштырылган. Су керүчеләрнең хәвефсезлеге өчен буйкалар куелган, аннан ары йөзәргә ярамый, балаларга коену өчен аерым урыннар бар. Биредә машина кую өчен парковкалар ясалган, яктырткычлар куелган. Якында гына актив ял итәргә яратучыларга пляж волейболы мәйданчыгы да бар. Гомумән алганда, гаилә белән ял итү өчен барлык шартлар булдырылган.

– Менә дигән пляж, балаларга су керү өчен махсус урын бар. Элек биредә ямьле түгел иде, ә хәзер ял көннәрендә гаиләбез белән бик теләп су керергә киләбез, – диде Илгиз Акманов.

Кояш бик нык кыздыра, хәтта күләгәдә дә аның көйдергеч нурларыннан  яшеренеп булмый. Кызган ком өстеннән атлыйбыз, аның эсселеге хәтта аяк киеме аша да сизелә. Кайбер ял итүчеләр уңайлы ятакларга урнашкан,  башкалары эсседән качып суга кергән. Су чәчрәгән, кычкырышкан авазлар ише-телде – яшьләр компаниясе йөгереп килеп елгага чумды. Егетләр суда озак булмадылар, бераз коенгач ярга чыгып кояшта кызынырга яттылар. Пляжда ял итүчеләрнең күбесе мәктәп укучылары һәм студентлар, бу аңлашыла да. Җәйге каникулларда, бигрәк тә мондый эссе көннәрдә беркемнең дә өйдә утырасы килми.

Яр буенда һәр минутта ярдәмгә килергә әзер коткаручылар кизү тора.

– Безнең смена территорияне тикшереп чыгудан башлана. Көн буена патрульдә торабыз, ял итүчеләр елга уртасына йөзеп кермәсеннәр өчен күзәтәбез, балаларны бигрәк тә игътибарсыз калдырмыйбыз. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр булса, репродуктор аша кычкырып кисәтәбез. Көймәдә йөреп торабыз, безнең күзәтү астындагы территория 150 метр радиус тәшкил итә, пляждан читтәрәк ял итүчеләрне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Суга батучыларга ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр – коткару боҗралары һәм жилетлар бар. Иртәнге уннан кичке унга кадәр берничә кеше сакта торабыз. Коткаручылар бөтен территория буйлап тора. Һәр ярты сәгать саен пляжны карап чыгабыз, – диде Артур Сәхәбетдинов.

Эчкән килеш су керүчеләр зур проблема тудыра, дип билгеләп үтте ул. Исереккә диңгез тубыктан, курку хисе югала, елга аша йөзеп чыгарга маташучылар да булгалаган, мондый очракта коткаручылар ярдәмгә килә.

Без шулай ук Күчем авылы янындагы Аккош күле пляжында да булдык.

Биредә, элекке еллардагы кебек, барысы да кагыйдә буенча җиһазландырылган: тирәнгә кермәс өчен буйкалар, күзәтү каланчасы, боҗралар, жилетлар, бәдрәф һәм кием алыштыру урыны бар.

Машина белән ял итәргә килүчеләр өчен дә уңайлыклар булдырылган. Яр буеннан ерак түгел урынга килеп тукталырга мөмкин. Биредә су җылы һәм чиста, күлнең төбе комлы, шуңа күрә бирегә килгән һәркем хәтта яр буенда ял итеп тә тормыйча коенып чыгарга ашыга. Балалар судан да чыкмый, шулай булмыйни, июль үтеп бара, рәхәтләнеп су кергәннәре дә юк, шуңа күрә көннәр эссе торганда коенып калырга кирәк. Яр буйлары чиста, агачлар күләгәсенә ышыкланып кояш нурларыннан качарга мөмкин. Быел пляжга ком китереп бушатылган, балаларга уенчык чиләкләр, көрәкләр һәм лейкалар алып килсәгез дә була. Хәтта кечкенәләр дә рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар. Ә зуррак балалар саерак урында юеш комнан замоклар төзи. Пляж территориясендә палаткалы лагерь өчен мәйданчыклар бар, биредә дуслар компаниясе яки гаилә белән дә ял итәргә була.

– Без күрше авылда яшибез, җәй көннәрендә биредә еш булабыз. Һава торышы, ниһаять, җайлангач килдек. Тирә-юнь чиста, су җылы, уңайлыклар бар, безгә дә, балаларга да ошый, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты пляжга ире һәм биш баласы белән килгән Динара Әхмәдиева.

Аккош күле балыклы булуы белән дә дан тота, балыкчылар бирегә алабуга һәм корбан балыгы кармакларга йөри. Янәшәдә генә зур булмаган калкулык бар, аның биеклегеннән күлгә гаҗәеп күренеш ачыла.

Су керү – күңелле шөгыль, җәйге челләдә күпләр шулай ял итә, хәл җыя, шул рәвешле организм уңай энергия ала, сәламәтләнә. Әмма шул ук вакытта суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.

– Узган ял көннәрендә республикада биш кеше, шул исәптән бер бала су корбаны булды. Барлык очраклар да коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда булган. Чишмә районында һәр көнне район хакимиятенең мобиль төркемнәре, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Кешеләр күп вакыт су кергәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү аркасында һәлак була, ә иң киң таралган сәбәп – исерек хәлдә суга керү. Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, су керүне тыючы һәм кисәтүче  билгеләр яки язулар эленгән урыннарда коенган, шулай ук исерек килеш суга кергән өчен  Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 13.12 маддәсе буенча өчтән биш мең сумга кадәр штраф түләтү каралган. Ялыгызны түбәндәге кагыйдәләргә таянып, имин үткәрегез: рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз, таныш булмаган урыннарда суга кермәгез – елга төбендә баткан бүрәнәләр, ташлар, агач ботаклары һәм башка бик күп нәрсәләр булырга мөмкин. Шулай ук суүсемнәр яки баткак булган урыннарда да коенырга ярамый. Һава тутырылган йөзү чараларына ышанып ярдан ерак китмәгез – алар тишек булырга мөмкин, бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә бик куркыныч. Көймәләргә ябышырга, навигация җиһазлары билгеләрен – бакеннарны, буйкаларны үтеп су керергә ярамый. Исерек хәлдә коенмагыз һәм балаларны су буенда игътибарсыз калдырмагыз, – дип тагын бер кат искә төшерә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Илхомжон Ачилов.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Чишмә районында быел тагын ике пляж ачу планлаштырыла. Ар авыл Советы биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов билгелеп үткәнчә, Черниговка авылы карьерында булачак пляж территориясендә эшләр тәмамланган диярлек.

– Бу атнада күзәтү башнясын, кием алыштыру бүлмәләрен урнаштырабыз, буйкаларга һәм аншлагларга заказ бирдек, башка оешма белән хезмәт күрсәтүгә, коткаручы-матросларны җәлеп итүгә килешү төзелде, – дип хәбәр итте Алмаз Сәлигаскәр улы.

Новомихайловка авылы янындагы Дим елгасы пляжында да эш бара. Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева сүзләренә караганда, яр буйлары ләмнән чистартылган, машиналар кермәсен өчен киртә сузылган. Елга суы һәм шул тирәдәге туфрак анализга алынган, су төбе дә тикшерелә, буйкаларга заказ бирелгән, алар тиздән китереләчәк. Торак-коммуналь оешма белән чүп чыгару белән тәэмин итү буенча килешү төзелгән.

– Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге бәяләмәсен һәм Уфадан тикшерү килүен көтәбез. Шуннан соң гына Новомихайловка авылы янында Дим елгасында пляж ачылу турында игълан итәчәкбез, – ди Диләрә Зиннәт кызы.

Мәкаләне Элина Школьная белән Дилбәр Хәмитова әзерләделәр

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...
Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм...
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в