Юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитетының Чишмә райо-ны ЗАГС бүлеге шул турыда хәбәр итә. 2022 елның гыйнвар-июнь айларында 104 пар язылышкан, ә 106 парга аерылышу турында таныклык бирелгән. Чишмә районының ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова 90 парның суд аша аерылышуын билгеләп үтте (узган елның шул чорында аерылышучы парлар нибары 56 булган. Автор искәрмәсе). Үткән елда кечкенә балалары булмаган ир белән хатынның үзара килешүе буенча 22 пар аерылышкан, быел бу сан – 16.
Узган елның шул чорында 97 пар өйләнешкән, ә 78е аерылышкан.
Рәсәй психологлары аерышуның өч төп сәбәбен атый. Беренче урында финанс мәсьәлә – хәерчелек һәм гаиләне тәэмин итү мөмкинлеге булмау. Икенче урында – ир белән хатынның хыянәте яки көнләшүе. Өченче сәбәп – бер-береңне аңламау. Физик яки рухи җәбер дә гаилә таркалуның бер сәбәбе булып тора һәм, статистика буенча, гаиләләрнең 70 проценты хатын-кыз теләге буенча таркала.
Менә Чишмә районында яшәүче 30 яшьлек ханымның тарихы. «Кияүгә чыгып берничә ел үткәннән соң гына иремнең «кредит тарихы начар» булуын белдем. Нәтиҗәдә, безгә барлык финанс оешмалар ипотека бирүдән баш тартты. Әти-әниләр белән бер түбә астында яшәү минем планга керми иде, шуңа күрә аерылышырга карар иттем», ди ул.
«Ә без бер-беребезгә үлеп гашыйк булып бик иртә өйләнештек. Тик мөнәсәбәтләребез көндәлек тормыш мәшәкатьләре аркасында суынды. Мин күңел ачарга яратучы кеше, матурлыкны яратам, нәтиҗәдә, башка яшь хатынга гашыйк булып гаиләдән киттем. Тик шуны билгеләп үтәсем килә, яшьтәге аерма барыбер сизелә, кайчагында тынычлыкта каласым килә», – дип зарланды икенче әңгәмәдәшем.
Кайчандыр бер-берсен өзелеп сөйгән парларның аерылышуына эчкелек яки наркотиклар куллану, уеннарга, шул исәптән компьютер, карта, ставкага куелган спорт уеннарына бәйлелек, шулай ук спортның экстремаль төрләрен ярату, югары тизлектә машина йөртү, кредит бурычлары, сәяси каршылыклар, яңа мәхәббәт сәбәп булырга мөмкин. Психологлар билгеләп үтүенчә, кешеләр проблемалардан башка гына сөйгәне белән гомер кичерергә тели.