Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль , 10:46

Чишмәнең Җиңү паркында Яшьләр көне үтте

Район халкы Җиңү паркында төрле бәйрәмнәрнең югары дәрәҗәдә үтүенә күнегеп бетте инде. Бу юлы да 2 июльдә үткән Яшьләр көнендә аларның өметләре акланды.

Чишмәнең Җиңү паркында Яшьләр көне үтте
Чишмәнең Җиңү паркында Яшьләр көне үтте

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйдан сәгать дүрттән үк кунаклар кабул итәргә әзер иде. Шашлык һәм камыр ризыкларының ымсындыргыч исе бәйрәмгә килүчеләрне сәүдә нокталарына чакырды, ә төрле төстә янып торган шарлар исә кечкенәләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итте.

Әти-әниләр концерт программасы башланганчы балаларын мәйданда урнашкан аттракционнарда йөрттеләр. Ә Сабантуй мәйданына актив ял итәргә яратучылар агылды, аяз, кояшлы көн дә моның өчен мөмкинлек бирде. Ике команда составында волейбол уйнарга һәм алар өчен җанатарга теләүчеләр күп булды.  Бәләкәйрәкләр скакалкада сикерүдә һәм таяк тартышуда (мас-рестлингта) ярыштылар.

Шунда ук, Җиңү паркы стадионында, Чишмә шикәр заводының «Таврос» һәм районның «Атлант» һәвәскәрләр футбол клубы командалары арасында матч узды.

– Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән турнирда беренче урын өчен матч кызыклы һәм киеренке барды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты «Таврос» командасы вәкиле Ринат Байбурин.

Матч көтмәгәндә гол кертүдән башланды – бу Дамир Галимов исәпне ачты. Берникадәр вакыттан соң ул капкага тагын бер туп кертте. Алга китеп, шуны билгеләп үтик, арытаба исәп буенча дүртенче голны да ул кертте. 

«Атлант» уенчылары өметсезлеккә бирелмәделәр, җиңүгә омтылып уйнауларын дәвам иттеләр, ә «Таврос» командасы бик оста итеп һөҗүмгә каршы торды. «Атлант» капкасына киләсе голны, тупны ерактан ук тибеп, Артем Фәйрузов кертте. Беренче тайм ахырында «Атлант» уенчысы Эмиль Гусейнов та, «Таврос» уенчыларының игътибарсызлыгыннан  файдаланып, көндәшләре капкасына туп кертә алды. Беренче тайм Чишмә шикәр заводы командасы файдасына 4:1 исәбе белән тәмамланды.

Икенче таймда уен бераз тынычрак үтте, бер генә гол кертелде, әмма ике команданың да яхшырак уйнау мөмкинлеге бар иде. Матч ахырында «Атлант» уенчысы Эдуард Нургалиев көндәшләр капкасына тагын бер туп кертүгә иреште. Матч «Таврос» файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды.

Икенче мәйданчыкта егетләр һәм кызларның игътибарын автоматны сүтеп-җыю һәм көч сынашу буенча ярышлар җәлеп итте. Спортчы егетләр үзләренең көче һәм җитезлеге белән күпләрне таң калдырды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше кичке җидедә район башлыгы Ришат Мансуровның чыгышы белән башланды – ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм актив хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 20 яшь белгеч тантаналы шартларда Башкортстанның яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында Шөнгәккүл авылыннан яшьләр эшләре буенча белгеч Альбина Зиннәтуллина да бар иде. Ул 17 ел мәктәптә башкорт теле укыткан, ә 2021 елның апреленнән башлап әлеге вазифада хезмәт куя.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыяте инженеры Владислав Абзаловка Башкортстан Республикасы территориясендә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткән өчен Яшьләр сәясәте буенча БР дәүләт комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.

Бәйрәмдә быел мәктәпне тәмамлаучылар һәм 2022 елда уку алдынгылары да хөрмәтләнде – аларга тантаналы шартларда «Укуда аерым уңышлар өчен» медальләре һәм аттестатлар тапшырылды.

Концерт программасы район коллективлары чыгышыннан башланды. Арытаба башкала кунак-лары – «Уфимская волна» музыкаль проектында катнашучы «Эйфория» төркеме чыгыш ясады. Өч сәгатьлек концерт бер сулышта үтте.

Ә бәйрәмгә килүчеләр артканнан-арта гына барды. Ачык һавада ди-джей һәм DFM радиостанциясе алып баручысы Ирина Нагорная һәм теле-радиотапшырулар алып баручы Дина Ермохина үткәргән дискотекага балалар белән килүчеләрнең барысы да калалмады. Бәйрәмгә өч кызы белән килгән Гөлнара Гыйниятуллина исә салют атканчы калырга булды, чөнки аның дүрт яшьлек кызы Дилнара бик тә  салют карарга ярата икән. Дүрт ул әнисе Оксана Йосыпова да бу кичтә дискотекага  ахирәт-ләре белән аралашу һәм кызыклы тамаша карау өчен килгән иде. Алар бәйрәмнән канәгать калулары һәм поселокта истәлекле даталар үткәрүнең күркәм гореф-гадәткә әйләнүенә бик шат булулары турында сөйләделәр.

Дискотека башланганда район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ял итүчеләр күп иде, өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп биеделәр. Әйтергә кирәк, анда хәтта шактый олы яшьтәге кешеләр дә бар иде, чөнки «күңел картаймый», – диләр бит. Бу кичтә дискотека очрашу да, ял итү һәм күңел ачу урыны да булды!

Чишмәнең Җиңү паркында Яшьләр көне үтте
Чишмәнең Җиңү паркында Яшьләр көне үтте
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в