Күп кенә балалар, сәгатьләр буена интернетта утырганчы, сатучы, официант, курьер булып эшкә урнаша, җиләк-җимеш җыеп сата. Иң мөһиме, теләк кенә булсын.
Чишмә поселогы питомнигында эшләргә теләүчеләр дә бар – алар җиләк мизгеле башлануын гына көтә.
Ә менә ике ахирәт – Милана белән Кира эшкә урнашканнар инде – Чишмә поселогында куас саталар. Кызлар шул рәвешле икенче ел эшли, аларның сүзләренә караганда, бик авыр түгел. Эш көннәре иртәнге тугыздан башлана, ә хезмәт хакы күпме куас сатуларына бәйле.
– Көнгә мең сумга кадәр акча эшләп була, – ди алар.
Кира шул рәвешле әнисенә ярдәм итә, гаиләдә ул иң зур бала. Ундүрт яшьтә генә булуына карамастан, үз бюджетын аңлы рәвештә планлаштыра, акчасының бер өлешен җыеп бара, күпмесендер гаилә бюджетына бирә, ә калганын үз ихтыяҗларына тотына. Ахирәте Милана исә үзе эшләгән акчага татлы мамык ясау өчен аппарат сатып алуы турында сөйләде. Гаиләдә кечкенә энеләр яки сеңелләр булганда шул рәвешле акча эшләү мөмкинлеге бик шәп бит!
Кызлар бар күңелләрен биреп эшлиләр, хезмәт хаклары белән канәгатьләр, чөнки акча – ул үзләренә нәрсә булса да сатып алу мөмкинлеге. Ә тагын да ул зур тормыш тәҗрибәсе һәм үзаллы тормышта ярдәм итәчәк финанс белем алу мөмкинлеге дә.
Редакция архивыннан алынган фото