Биредә һәркем сәламәтлек торышына карап күңеленә хуш килгән спорт төрен – йөзү, шахмат, өстәл теннисы, пуля белән ату һәм дартсны сайлый алды. Ярышлар дустанә шартларда узды. Барысының да кәефе шәп булды, һәвәсләнеп уйнадылар.
– Пенсионерлар спартакиадасы – кешеләрнең ничә яшьтә булуына карамастан, актив һәм шат була алуына бер мисал. Өлкән яшьтәгеләр шундый чаралар ярдәмендә үзләренең яхшы физик формада булуын һәм яшьләрдән калышмавын күрсәтә. Алар актив тормыш рәвеше алып баралар, спорт секцияләренә йөриләр. Шуңа күрә кайбер яшьтәшләренә, бигрәк тә безгә, яшь буынга алардан үрнәк алырлык нәрсәләр бар! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты җанатарларның берсе.
Алты кеше 50 метр арага йөзү буенча ярышларда катнашты. Фаил Сәхәбетдинов, Хәнур Исмәгыйлев һәм Радик Мусин иң җитезләр дип танылдылар.
– Сау-сәламәт булу – ул актив озын гомер кичерү, дип исәплим. Кешенең ничә яшьтә булуы, спорт белән һөнәри дәрәҗәдә яки болай гына шөгыльләнүе мөһим түгел. Физик активлыкны гомер буена сакларга кирәк, – диде Фаил Сәхәбетдинов.
Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларда катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Хәнур Исмәгыйлев барсыннан да төзрәк атты. Закир Байбурин икенче урын алды, ә Хәниф Мусин бронза призер булды. Закир Байбурин, Ринат Галиев һәм Марс Кодаяров аеруча төз атып мәргәнлек күрсәттеләр. Җанатарлар дулкынланып, аларның кайсысы дартста остарак булыр икән, дип фаразладылар.
Черниговкада яшәгән, авыл клублары арасында шашка буенча Башкортстан чемпионы булган 78 яшьлек Марс Кодаяров та бу көнне шахмат ярышларында катнашу өчен махсус килгән иде, ул беренче урын алды. «Ничә яшьтәсез?» дигән сорауга елмаеп: «Яшьмен әле!» дип җавап бирде.
Призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Барысы да канәгать калды, ярышларда катнашучылар гына түгел, тамашачылар һәм җанатарлар да уңай тәэссоратлар алдылар. Өлкәннәргә карап, үземнең дә ярышларда катнашасым килеп китте.