Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2022, 10:58

Гөрләп үтте сабантуй

18 июньдә үткән «Сабантуй-2022» бәйрәме Чишмә районы халкын, кырда эшләүчеләрне генә түгел, ә аларның туганнарын, якыннарын, танышларын һәм күршеләрен дә бергә җыйды. 

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров район ярышында җиңү яулаган «Нерал-Чишмә» җәмгыятенә бүләк тапшыра
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров район ярышында җиңү яулаган «Нерал-Чишмә» җәмгыятенә бүләк тапшыра

Сабантуй – ел саен язгы чәчү, басу эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм.

Ул мәдәни традицияләрне чагылдыра, анда агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендәге алдынгылар хөрмәтләнә, җитезлек һәм осталык буенча ярышлар үтә.

18 июньдә үткән «Сабантуй-2022» бәйрәме Чишмә районы халкын, кырда эшләүчеләрне генә түгел, ә аларның туганнарын, якыннарын, танышларын һәм күршеләрен дә бергә җыйды. 

Электән килгән гореф-гадәт буенча, бәйрәм район хакимияте башлыгының чыгышы белән башланды.

– Бүген без игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтлибез, чөнки хезмәт кешесе җирдә һәрвакыт төп һөнәр булып калачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тырыш хезмәтләре белән өстәлләребездә муллык тәэмин итә. Моның өчен без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Ришат Мансуров.

«Агро-Альянс» җәмгыяте механизаторы Николай Карповка, «Нурис» җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Филзирә Хәлиловага, алдынгы «Нерал-Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Наил Батыршинга авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә хезмәт даны байрагын күтәрү хокукы бирелде. Агросәнәгать хезмәткәрләре хөрмәтенә көндезге салют атылды.

Бу көнне Чишмә җире ипи-тоз белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиевне, БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрахимовны, РФ Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаевны, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллинны каршы алды. Сүз уңаеннан, Раил Мирвәй улына «Чишмә районының Мактаулы гражданины» билгесе тапшырылды. Дәрәҗәле кунаклар арасында чыгышы белән безнең районнан булган депутатлар һәм мэрлар, министрлыклар һәм дәүләт комитетлары җитәкчеләре дә бар иде, алар кече туган якка буш кул белән килмәгәннәр. Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәр округы башлыгы Рөстәм Газизов Лесной һәм Алкин биләмәләрен төзекләндерү өчен бүләк сертификатлары тапшырды. 

– Чишмә җире һәрвакыт бай һәм уңдырышлы булды, әмма аның иң зур байлыгы – район халкы. Бу – хезмәт ияләре, аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә район көннән-көн үсә һәм чәчәк ата, алдынгы урынга чыга. Туган районыбызның һәрвакыт алдынгылар рәтендә булуын телим! – диде Узытамак авылында туып-үскән Рөстәм Газизов якташларына мөрәҗәгать итеп.

Һәм менә бүләкләү тантанасы башланды. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов тантаналы төстә район ярышларында җиңүчеләрне игълан итте. Язгы кыр эшләрен югары агротехник дәрәҗәдә башкарып чыккан «Нерал-Чишмә» җәмгыяте коллективына район ярышлары буенча беренче урын бирелде, икенче урында – «Башкир-агроинвест» җәмгыяте, өченче урында «Нурис» җәмгыяте коллективлары. Бу көнне сәхнәгә производство алдынгылары да күтәрелде, район башлыгы Ришат Мансуров аларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Тырыш хезмәтләре белән хөрмәт яулаган хезмәткәрләрнең исемлеген гәзитебезнең киләсе санында, шулай ук сайтта бастырырбыз.

Рәсми өлештән соң барысы да ат чабышлары узачак мәйданга ашыктылар. Район Сабантуе тарихында биредә беренче тапкыр автойөреш узды. Флаглар куелган машиналар колоннасы Сабантуй кыры буйлап узды. Тамашачылар аларны генерал Шәйморатов турындагы җырга кушылып сәламләделәр. Чара Рәсәйнең  Әфганстан ветераннары берлеге оешмасының район бүлеге рәисе Андрей Исаев җитәкчелегендә оештырылды.

– Машиналар йөреше тугандаш Донбасс халкына ярдәмгә Шәйморатов исемендәге батальон оештыруга багышлана, – диде Андрей Евгеньевич.

Менә Сабантуйның иң тамашалы ярышын – ат чабышларын карау өчен барлык урыннар алынып бетте. Иң элек чишмәлеләр ипподром атларының  чыгышын карап сокландылар. Бер ат хәтта балаларны куандырып һәм өлкәннәрне гаҗәпләндереп баш кагып тамашачыларга алкышлары өчен рәхмәт белдерде.

Программада ике тапкыр юртаклар узышы, атлар чабышы һәм бригадирлар бәйгесе булды. Тамашачылар мәйданны уратып алып бастылар, стадионның көнбатыш өлешендә торучылар ат чабышларын аеруча кызыксынып күзәттеләр. Иң соңгы булып калган җайдакка да җылы сүзләр табылды – аны «Афәрин! Борчылма!» дип, алкышлар белән озаттылар. Хатын-кызлар элек-электән артта калган атка махсус бүләк әзерләгәннәр. Чөнки сабантуй – бәйрәм, һәм бу көнне бер генә җан иясе дә күңелсезләнергә тиеш түгел.

Ә ярты мәйданга алданрак барган аттан җайдак егылып төшкәч, барысы да «ах» итте, борчылды, бу урынга «Ашыгыч ярдәм» ашыкты, әмма берни булмагандай торып басуын күргәч, җиңел сулап куйдылар. Җиңүне кулдан ычкындыруына гына үкенеч белдерделәр.

Юртаклар чабышында барлыгы 11 ат катнашты.

Биредә шикәр заводы исеменнән чыгыш ясаган җайдак Марат Юлдашбаев иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Икенче һәм өченче урыннарны «Новотроицк» җәмгыятеннән килгән Арстан Ашмаханов һәм Амархан Карамсаков алдылар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән ике чабышта 15 җайдак катнашты. Илдус Гаделшин («Башкир-агроинвест») 2 минут 31 секундта килеп, беренче урын яулады, икенче урында – Вадим Шәйхетдинов («Идиятуллин» КФХ), ә мактаулы өченче урынны Азат Латыйпов («Агро-Альянс» җәмгыяте) алды. Авыл биләмәләреннән килгән 16 җайдак арасында беренче урында – Ярми авыл Советы вәкиле Айдар Хәбибуллин. Поселокта яшәүче Динис Гәрәев аннан бераз гына калышты, ә Чувалкип авыл Советы исеменнән чыгыш ясаган Айгөл Моратова өченче булып килде.

Бригадирлар бәйгесе дә зур кызыксыну уятты, аларга атны тиз арада җигеп мәйдан буйлап бер әйләнеш ясарга кирәк булды. Урта яшьтәге кешеләр бу уңайдан кайчандыр колхозда эшләүче җитәкчеләрнең басу-кырлар һәм авыл урамнары буйлап ат җигеп йөрүен искә төшерделәр. Менә сабантуй кырына матур итеп бизәлгән арбалар тагылган 15 ат чыкты, биредә милли һәм патриотик төсмерләрне дә күрергә мөмкин булды, кайбер бригадирлар милли киемнән яки хәрби формадан иделәр. Ә бер бәйгечене авыр минутларда ышанычлы дусты – эте калдырып китәргә теләмәде, узыш барганда ул ат алдыннан чапты.    

– Хәзер арбалы атларны сабантуйларда гына күрергә була, авылларда ат асраучылар бик сирәк, – дип фикер алыштылар тамашачылар.

Бригадирлар гына түгел, ә аларның атлары да зур бүләк – мотоцикл алырга ашыкты бугай, чөнки атлар, хуҗаларының җигеп бетергәнен дә көтмичә, алга ыргылдылар, ыңгырчаклары төшеп калды һәм дилбегәләр кулдан ычкынды. Ничек кенә булмасын, бәйгедә җиңүчеләр булырга тиеш. Жюри һәм судьялар беренче урынны районның ветеринария станциясе ветеринары, Ар авылында яшәүче Айрат Әлмөхәммәтовка бирделәр. Икенче булып «Башкир-агроинвест» җәмгыяте хезмәткәре Алик Агалетдинов килде, өченче урында – Чишмә авыл Советы биләмәсеннән Артем Лагачев.

«Башкортстан ит компаниясе» атны һәм арбаны матур итеп бизәгән өчен махсус приз – телевизор әзерләгән иде. Дурас авыл Советыннан Рим Ногмановка «Милли стильдә бизәгән өчен» бүләк тапшырылды. Ә Чувалкип авыл биләмәсеннән Равил Гыйләҗетдиновка «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә бүләккә микродулкынлы мич бирелде. Башка катнашучылар да дәртсендергеч призлар – бүләк сертификатлары алдылар. Бу көнне ат ярышларында катнашкан бер кеше дә игътибардан читтә калмады.

Бер сабантуй да милли көрәштән башка узмый. Ул сабантуйга җыелган халык карарга ашыккан иң мавыктыргыч тамаша булгандыр, мөгаен. Гадәттәгечә, быел да көрәштә катнашучылар күп булды.

Сабантуйның әлеге төр ярышында көрәш буенча әзерлек үткән һәм сәламәтлек торышы буенча рөхсәт алган батырлар катнашты. Бил алышу өчен бөтен районнан – поселоктан һәм авыл биләмәләреннән көрәшчеләр җыелдылар.

Көрәштә җиңү өчен көндәшеңне билбау белән уратып алып җирдән күтәрергә һәм калак сөягенә салырга кирәк. Башкалардан күбрәк очко җыйган яки барысын да җиңгән көрәшче сабантуй батыры дип игълан ителә.

Гадәттәгечә, ярышларны малайлар һәм үсмерләр башлап җибәрә. Алар, яшь булуларына карамастан, яхшы әзерлек күрсәттеләр. Ярышта ир-егетләр генә түгел, шулай ук алты кыз да катнашты. 

Менә судья киләсе көрәшченең исемен игълан итте – ул Алкиннан килгән, карап торуга ябык кына Азалия Касыймова. Ул кызлар арасында абсолют җиңүче булды.

Арытаба келәмгә ир-атлар чыкты, ә финалга җиткән ике спортчының бил алышуы көрәшнең иң кызган чагы булды, анда сабантуй батырының кем булуы ачыкланды.

Судьялар оста көрәшчеләрне берничә авырлык категориясе буенча билгеләделәр. Бил алышучылар һәм тамашачылар арасында кагыйдәләр һәм судьялар игълан иткән нәтиҗә белән риза булмаучылар да булды.

– Ярышта бары тик бер көрәшче – беренче урын алучы гына канәгать булырга мөмкин, – дип фикер йөрттеләр үзара тамашачылар.

Келәмдә яшьләр дә, тәҗрибәле спортчылар да көч сынашты.

– Армиядә актив рәвештә спорт белән шөгыльләндем, аннан кайткач көрәш буенча ярышларда катнаша башладым. Ун тапкыр Чишмә сабантуе батыры булдым. Әлеге вакытта үземне яхшы физик формада тотарга тырышам, савыктыру гимнастикасы белән шөгыльләнәм, – дип сөйләде көрәштә иң тәҗрибәле катнашучы – 67 яшьлек Рим Исламгулов.

Әлбәй авылыннан танылган көрәшче быел да сынатмады, 90 килограммга кадәр авырлык категориясендәге спортчылар арасында икенче урын алды.

Алкин шифаханәсе авылыннан Илсур Гыйбадуллин ир-атлар арасында абсолют батыр булды.

– Спортның бу төре белән кечкенәдән шөгыльләндем, күнекмәләргә йөрдем. Әлеге вакытта Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча тренер булып эшлим. Районга күчеп килгәннән бирле сабантуйларда ел саен катнашам, – дип сөйләде үзе турында Илсур Гыйбадуллин.

Әйткәндәй, аның зур улы Әмирхан да әтисе үрнәгендә көрәш белән шөгыльләнә. Быел да егетләр арасында 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады.

Барлык призерлар һәм җиңүчеләр акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр, ә батырларга, гадәттәгечә, тәкәләр тапшырылды.

Сабантуйда ир-атлар командалары арасында кече футбол буенча турнир узды. Анда алты команда катнашты. Алар ике төркемгә бүленде, шулардан икесе ярымфиналга чыкты.

Уеннар нәтиҗәләре буенча Шамонино авылы футболчылары өченче урын алды. Ә беренче урын өчен көрәшне «Башкир-агроинвест» җәмгыяте һәм Нижегородкадан «Спортивный интерес» командалары дәвам итте.

Тәүге биш минутта ике команда да актив уйнады. «Башкир-агроинвест» матчта беренче булып исәпне ачты. Тимур Зарипов Айнур Түләковтан тупны кабул итеп капкага кертте.

Көндәшләр командасы безнең капкага өч тапкыр гол кертә язды, шулай да дүртенчесендә кертте һәм командалар 1:1 исәбе белән тәнәфескә тукталдылар.

Икенче таймда уен көчергәнешле барды – бер команданың да хата җибәрәсе килмәде.

Тимур Зарипов көндәшеннән тупны тартып алып икенче тайм уртасында капкага гол кертте. Ачыклануынча, бу җиңү голы булды.

Нәтиҗәдә, финалда уфалыларны 2:1 исәбе белән җиңгән «Башкир-агроинвест» җәмгыяте командасы җиңү яулады.

Спортчылар да, җанатарлар да бик күп уңай тәэссоратлар алдылар. Барлык матчлар да кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Армрестлинг белән гер спорты да күпләрнең игътибарын җәлеп итте – һәвәскәрләр һәм һөнәриләр дәртләнеп көч сынаштылар, бер-берсен хуплап тордылар. Гер спорты ярышларында катнашучыларның берсе – Игорь Васильев узган елларда биш җиңү яулавы турында сөйләде.

– Быел лаеклы көндәшләр күп, алар арасында бергә шөгыльләнүче иптәшем дә бар, – дип сөйләде Игорь. Бу юлы ул 3нче урын яулады һәм «Байкал» кибетенә бүләк сертификаты алды.

– Барысы да шәп, кызыклы, миңа Сабантуй мохите ошый, ул үзгәрми, – дип безнең белән тәэссоратларын уртаклашты Лилия Габбасова. Ул бәйрәмнән кызы һәм оныгы белән, күпләр кебек, күңеле булып һәм арып-талып кайтып бара иде. 

Ә сабантуй, чыннан да, бик шәп үтте!

Электән килгән гадәт буенча, балалар өчен төрледән-төрле күңел ачу чаралары, уеннар оештырылды, батутлар да, понилар да, тир да бар иде. Яшь кунаклар өчен бигрәк тә «Күбекле дискотека» аеруча көтеп алынган вакыйга булды.

Төп сәхнәдә исә җыр-моң тынмады, концерт программасы чыгышларга бай булды. Милли киемнәрдәге иҗади коллективлар, район Мәдәният сарае артистлары җырладылар, биеделәр, моңлы курай тавышы яңгырады.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре корган тирмәләр янында артистлар Диана Ишниязова, Рәфис Сирусин һәм Юнир Куланбаев чыгыш ясадылар.

Үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән көтеп алынган Әнвәр Нургалиев концерт программасының бизәге булды. Яңгыр явудан куркып кулчатыр белән килгән кешеләр эссе көндә аның белән кояштан сакланып басып тордылар. Күпләр аланда урнашты, кемдер сәхнәгә якынрак килергә тырышты, халык биеп һәм күңелләренә хуш килгән җырларга кушылып күңел ачты.

Төрле халык уеннары да күп булды, алардан башка сабантуй буламы?! Тавык тоту, катык эченнән акча табу кебек күңелле бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр байтак иде. Авыш бүрәнәгә, колгага менү кебек ярышлар һәм балалар өчен аттракционнар да булды. Җанатарлар «Әйдә-әйдә!», «Яле, бераз!» дип көч биреп тордылар. Катнашучылар бар осталыкларын куеп тырыштылар. Бүләкләр дә шәп иде бит! 1,27 минутта колга башына менгән Әмир Абдрахманов бүләккә әтәч һәм телефон алды – моның өчен тырышсаң да була шул! Бүләккә шулай ук лобзиклар, шөреп боргычлар, «Рәхәт» һәм «Байкал» кибетләренә сертификатлар, пледлар һәм башка бик күп әйберләр булды.

Сабантуй аланында кичкә кадәр калучыларга бәйрәмгә чакырылган канатта йөрүче Эдуард Мостафаевның осталыгына соклану насыйп булды.

Сабантуйда яңгыраган дәртле җырлар, күңелле биюләр һәм бәйгеләр, ат чабышлары, төрле милли ризыкларның ымсындыргыч хуш исе, тирмәләрнең матур бизәлеше, осталарның күргәзмәләре, көч һәм җитезлек буенча ярышлар, кунакчыллык һәм киң күңеллелек һәркемнең күңеленә хуш килде.

Гөрләп үтте сабантуй
Гөрләп үтте сабантуй
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: