Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2022, 18:04

Өлкәннәргә күңел җылысы өләшүче

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Район гәзите хәбәрчесе һөнәри бәйрәм алдыннан 21 ел буена социаль хезмәткәр булып эшләгән Тәскирә Уразмәтова янында кунакта булды.

Өлкәннәргә күңел җылысы өләшүче
Өлкәннәргә күңел җылысы өләшүче

8 июньдә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте.

Әлеге хезмәт вәкилләре инвалидларга, пенсионерларга һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтә. Социаль хезмәткәрләр – мәрхәмәтлек һәм игелек өләшүче сизгер күңелле затлар. Аеруча ярдәмгә мохтаҗларга алар бөтен күңелен бирергә дә әзер.

Район гәзите хәбәрчесе һөнәри бәйрәм алдыннан 21 ел буена социаль хезмәткәр булып эшләгән Тәскирә Уразмәтова янында кунакта булды.

Тәскирә Рәшит кызы Калмаш авылында яши.

Үзе карамагындагы кешеләрне ул исем-фамилияләре белән түгел, ә татар һәм башкорт халкына хас булганча, хөрмәт белән апа һәм абый дип сөйли – чөнки әби-бабайлар күп еллар дәвамында аның өчен генә түгел, ә гаиләсе өчен дә туган кебек булып беткәннәр. Еш кына аның белән бергә балалары да ярдәмләшергә йөри. Ире дә читтә калмый. Авылда ир-ат кулыннан башка булмый. Үлән чабу, йозак алыштыру, утын яру кебек бөтен ир-ат эше аның өстендә. Ул бу эшләрне ихлас күңелдән, тормыш иптәшенә ярдәм итим дип башкара. Чит кешеләргә ярдәм итәргә туры килә, дип бер шелтәләгәне яки ризасызлык белдергәне юк.

– Благовар районының Ямакай авылында туып-үстем. Калмашта 1987 елдан бирле яшим. Колхоз ашханәсендә эшләдем, – дип сөйләде үзе турында Т. Уразмәтова.

Тәскирә Рәшит кызы әби-бабайлар янына атнасына, ким дигәндә, ике тапкыр бара: азык-төлек, дарулар, кирәк-ярак товарлар сатып ала, җыештыра, су ташый, тәрәзәләр юа.

Ә тагын да ул коммуналь хезмәтләр һәм мобиль элемтә өчен түли, шулай ук кирәк булганда поликлиникага озата бара. Бәйрәм көннәрендә пироглар пешерергә, өстәл әзерләргә ярдәм итә.

Тәскирә Рәшит кызы әбиләре белән тәүлек буена элемтәдә. Кемгәдер ашыгыч рәвештә өенә барып ярдәм итәргә кирәк, кемдер үзен начар хис иткән, кичекмәстән медицина хезмәткәрләрен чакыру таләп ителә.

Әмма иң мөһиме ул түгел, ә пенсионерлар аны аралашу, кайгылары һәм борчулары турында сөйләү, шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашу өчен көтәләр.

– Калмашта нибары ике социаль хезмәткәр эшли. Авыл зур, без барасы кешеләр төрле урамнарда яшиләр. Элек велосипед яки ат белән барырга да туры килә иде, хәзер укып таныклык алдым, машина белән йөрим, болай күпкә уңайлырак, – ди Тәскирә Рәшит кызы.

Безнең белешмә

Бүгенге көндә Чишмә районында 20 кеше социаль хезмәт күрсәтә, алар карамагында 352 кеше бар. Алар барысы да – «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре.

– Безнең оешма Рәсәй Федерациясе законнары нигезендә социаль хезмәтләндерүгә мохтаҗ дип танылган гражданнарга өйдә социаль хезмәт күрсәтә, – дип аңлатты социаль эш буенча белгеч Гөлнара Габидуллина.

Өлкәннәргә күңел җылысы өләшүче
Өлкәннәргә күңел җылысы өләшүче
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: