Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2022, 10:24

Фольклор фестиваль үзешчән артистларны җыйды

Шөнгәккүл Мәдәният йортының «Рябинушка» һәм Санжаровка клубының «Червона калына» халык фольклор коллективлары Дәүләкән шәһәрендә «Халык иҗаты энҗеләре-2022» фестиваль-бәйгесендә катнаштылар.

Фольклор фестиваль үзешчән артистларны җыйды
Фольклор фестиваль үзешчән артистларны җыйды

Фестиваль районныкы дип аталса да, анда республиканың җиде районы белән беррәттән ике шәһәреннән килгән үзешчән артистлар да катнашты. Федоровка, Ярмәкәй, Миякә, Бүздәк, Иглин, Туймазы, Чишмә, Дәүләкән районнарыннан, Бәләбәй һәм Благовещен шәһәрләреннән килгән көчле һәм үзенчәлекле коллективлар үзләренең йола композицияләрен күрсәттеләр.

– Безнең «Рябинушка» ансамбле «Вечорки» дип аталган кич утыру күренешен тәкъдим итте. Алар йон эрләгәндә һәм башка кул эшләре белән утырганда башкарылган шаян һәм озын халык җырларын җырлап күрсәттеләр. Эш такмаклар һәм әйтемнәр белән үрелеп барды. Жюри безнең чыгышны югары бәяләде. Бу «халык ансамбле» исемен алыр алдыннан үзенә күрә бер имтихан булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Шөнгәккүл Мәдәният йорты директоры Наталья Гуторова.

Ансамбльләр чыгышына составында Республика халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча әйдәүче белгече, фольклорчы-этнограф, Башкорт-станның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Баймурзина, филология фәннәре кандидаты, фольклорчы, Рәсәйнең һәм Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Әхмәдрәхимова, тәрҗемәче, журналист, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Гөлфи-рә Гаскәрова булган жюри бәя бирде. Шулай ук Дәүләкән районының Балалар сәнгать мәктәбе директоры һәм укытучысы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Мережников һәм «Ивален» үрнәкле фольклор ансамбле җитәкчесе Нина Белова да жюри әгъзалары булдылар.

23 коллектив катнашкан бәйге йомгаклары буенча, «Червона калына» украин халык фольклор ансамбле «Фольклор йола» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә, ә «Рябинушка» рус халык фольклор ансамбле «Иң яхшы фольклор ансамбль» номинациясендә дипломга лаек булдылар.

– Фестиваль программасы бик бай эчтәлекле иде, – диде Наталья Михайловна.

– Бәйге барышындагы чыгышлардан тыш осталык класслары үтте, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә оештырылды. Безгә Дәүләкән шәһәренең үзәк мәйданында узган Гала-концертта да чыгыш ясарга насыйп булды.

Әйткәндәй, фестиваль-бәйгедә катнашучылар һәм Дәүләкән халкы безнең районнан Шөнгәккүлнең «Червона калына», Караякупның «Гөлнәзирә» һәм Дурасның «Дуслык» ансамбльләре чыгышын җылы каршы алдылар һәм алкышларга күмделәр.

Чара ахырында барлык тамашачылар артистлар белән бергәләп күңелләренә якын җырларны башкардылар һәм рәхәтләнеп биеделәр.

Фольклор фестиваль үзешчән артистларны җыйды
Фольклор фестиваль үзешчән артистларны җыйды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: