Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 14:44

Урам буйлап җырлап, гармун уйнап

29 апрельдә ябалаклылар һәм авылга кайткан кунаклар «Уйна, гармун, минем авылда» бәйрәменә җыелдылар.

Урам буйлап җырлап, гармун уйнап
Урам буйлап җырлап, гармун уйнап

Гармунчыларның авыл урамнары буйлап үтүе истә калырлык вакыйга булды. Ул халыкка онытылмаслык хис-тойгылар бүләк итте, күпләр яшьлеген, гармун көенә җырлап клубка баруын искә алды.

– Тагын бер кат авылым урамыннан гармун уйнап үтә алуыма бик шатмын. Без җырлы-моңлы гаиләдән – картәтием Кәлимулла бик оста итеп скрипкада, әтием Хәмит саратов гармунында уйный иде. Бу авылда туып-үстем, монда белем алдым, гармун уйнап, җыр-моң белән армиягә озаттылар, Әфганстан якларында хезмәт итеп кайттым. Сүз уңаеннан, энекәшем Рамил дә Әфганда булды.

Безнең урам егетләренең барысы да – Рауль Дәүләтшин, агалы-энеле Зөлкәрнәевлар, Рашат Сәетгалиев – гармунчылар иде. Ничектер үзлектән өйрәндек, бер-беребезне өйрәттек. Мин озак еллар Себердә эшләдем, пенсиягә чыккач туган авылыма кайттым. Авылыбызда гореф-гадәтләр онытылмау, кызыклы чаралар узу белән горурланам, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Риф Гузин.

– Мин гармунчы түгел, ә абыйларым уйный. Өлкәне гармунчы да, курайчы да. Шуңа күрә безнең өйдә һәрчак гармун булды, – дип сүзгә кушылды Вилдан Вилданов исемле егет.

Сүз уңаеннан, ябалаклылар авыл халкыннан җыеп, төрле уен кораллары күргәзмәсен дә оештырганнар иде. 

Бу көнне авыл халкын бәйрәм белән котлау өчен район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та килде.

– Ябалаклы – борынгыдан килгән гореф-гадәтләре булган күркәм авыл. Сезнең «Аек авыл» республика бәйгесендә актив катнашуыгызны хуплыйм, җиңүгә өметегез бар, дип уйлыйм. Бүгенге чара да моңа дәлил булып тора. Халык шатлыкта да, кайгыда да җыр белән яшәгән. Менә бу күргәзмә гармунның ябалаклылар өчен дә һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булуын күрсәтә. Гореф-гадәтләрне, халык иҗатын торгызу – дөрес юнәлеш, – диде Ришат Әнис улы.

Аның сүзләрен «Мең ыруы» иҗтимагый оешма советы рәисе, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы Әхнәф Тимербулатов та хуплады.

– Авылның тарихы бик бай, моңа сакланып калган документлар һәм фоторәсемнәр дәлил. Ябалаклы – Кәнзәфәр би ватаны. Бирегә кымыз белән дәваланырга килгәннәр. Авыл халкына төзекләндерү, авылны тергезү эшләрендә актив катнашыгыз, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Чөнки, Ябалаклыны районның туристик маршрутына кертсәләр, авыл халкы отачак кына. «Аек авыл» республика конкурсында җиңү яулаган очракта исә, биш миллион сум акчага исәп тота аласыз, – диде ул.

Концерт программасын Башкортстанның атказанган артисты, бәйрәм уңаеннан туган авылына махсус кайткан Илгиз Миңнеәхмәтов алып барды, чараны Лена Булатова сүзләренә язылган «Ябалаклым» җыры белән Ризидә Әхмәтшина башлап җибәрде. Якташлары өчен ул аеруча җылы итеп чыгыш ясады, ә алар кушылып җырладылар. Концертта авыл үзешчәннәре дә, күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләре, «Монлы гармун» район Мәдәният сарае ансамбле әгъзалары, музыкантлар Рәфис Мостахетдинов һәм Айдар Басыйров та катнаштылар. Рауль Дәүләтшин авылдашлары алдында улы белән чыгыш ясады – алар гармунда уйнап халык җырын башкардылар.

Дәртле көй-моңнар яңгыраганда ничек түзеп утырмак кирәк?! Тамашачылар да гармун һәм курай уйный башлау белән биергә төштеләр. Бәйрәм бер сулышта узды, соңыннан активистларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Урам буйлап җырлап, гармун уйнап
Урам буйлап җырлап, гармун уйнап
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: