Башкортстанда кошлар саны кими. Экологик экспертиза һәм биомәгълүмати технологияләр институты директоры, республиканың орнитология җәмгыяте рәисе Виктор Валуев социаль челтәрләрдә песнәкләр, чыпчыклар, кара каргаларның кимүе күзәтелү турындагы фикере белән уртаклаша.
Аның сүзләренә караганда, кошлар экология торышыннан зыян күрә. «Әгәр кешегә бәйле теге яки бу препаратның йогынтысын өйрәнү кимендә йөз ел дәвам итәргә тиеш булса, кошлар белән үткәрелгән тикшерү эшләре озакка сузылмый», – ди ул.