Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Җәмгыять
9 апрель 2021, 08:51

Арест салынган машинаны ничек сатып алырга?

Сорау бир

Бу сорауга Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 4нче районара инспекциясе җавап бирә:
– Суд приставлары салымнарны вакытында түләмәгән һәм дәүләткә бурычы булган кешенең милкенә арест салырга ихтимал. Бу автомобильләр, көнкүреш техникасы, биналар һәм җир участогы булырга мөмкин.
Салым буенча бурыч шуларны сатып түләттерелә. Арест салынган милекне физик яки юридик зат сатып алала.
Бәясе 500 мең сумнан ким булган милек Росимущество тарафыннан комиссион бәягә сатыла.
Арест салынган милекне Росимуществога иң беренче булып гариза биргән кеше минималь бәя буенча сатып ала. Әлеге торгилар үтсен өчен бер катнашучы да җитә.
Росимущество сайтында: www.tu02.rosim.ru («Деятельность»/ «Продажа арестованного и конфискованного имущества» бүлегендә) сатылучы объект турындагы мәгълүмат алырга мөмкин.
Читайте нас