Быел беренче курска 99 студент кабул ителгән. Колледж сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә дә һөнәр алырга ярдәм итә. Тәҗрибәле производствога өйрәтү мастерлары мондый студентларны ел саен сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 14 яшьтән зуррак укучылар арасында үткәрелүче «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсында катнашырга әзерли. Узган ел Яков Карелин (мастеры Илшат Сәхабетдинов) «Абилимпикс» чемпионатының төбәк турында «Кирпеч салу» компетенциясендә беренче урын алды, быел конкурста пешекчеләр катнашачак.
Колледжда теория белән практика аралашып бара. Әлеге вакытта «Ташчы» һәм «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм коралларын куллану һәм ремонтлау» белгечлеге буенча белем алучы беренче һәм икенче курс студентлары уку практикасында. Фән атналары үткәрелә, сыйныф сәгатьләре һәм олимпиадалар уза. Бу атнада «Химия» һәм «Хезмәтне саклау» атналыклары бара. Класстан тыш чаралар да кызыклы үтә. Мәсәлән, 25 гыйнварда актлар залында студентлар көненә багышланган кичә булды. Биредә киләчәктә авыл хуҗалыгы һәм башка тармак белгечләре булачак 218 егет һәм кыз белем ала.