Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
20 гыйнвар 2023, 10:37

Тюбингта шуу куркыныч шөгыль

Тюбингта шуу кыш көне иң популяр күңел ачуларның берсе булып кала. Һава тутырылган бу чанада өлкәннәр дә, балалар да яратып шуа.

Тюбингта шуу куркыныч шөгыль
Тюбингта шуу куркыныч шөгыль

Әмма травматологлар аны имгәнү куркынычы янаган ял төрләренең берсе дип атый. Чөнки ул таудан бик зур тизлектә төшә һәм аның белән идарә итеп булмый диярлек.

– Быел кыш тюбингта шуганда егылган ике баланы алып килделәр. Чишмәдә яшәүче 10 яшьлек малай кулын сындырган, гипс салдык. Алкин-2 авылыннан да шул ук яшьләрдәге кыз тюбингка утырып төшкәндә башы белән бәрелгән, – дип сөйләде балалар поликлиникасы хирургы Әгъләм Аллагулов.

Ул һава тутырылган чаналарда шуганда бик сак булырга чакыра. Шуып төшкәнче алда агачлар һәм коймалар юклыгын карагыз. Сездән алданрак төшкән кешеләрнең барысы да торып киткәнме? Кечкенә балаларны тюбингка утыртып үзләрен генә төшереп җибәрергә ярамый, ди ул.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева балаларның тагын бер хәвефле уены турында сөйләде.

– Юллар даими чистартылып тора һәм юл читләрендә тау кадәр кар өемнәре барлыкка килә, балалар менә шунда менеп уйнарга яраталар да инде – тюбинг белән машина юлына кадәр шуып төшәләр. Бу очракта машиналарның туктарга өлгерми калуы ихтимал, тюбингларның да тормозга салу функциясе юк, шул рәвешле бәхетсезлек очраклары була. Ата-аналар балаларына машиналар йөреп торган юл тирәсендә уйнарга ярамавы турында аңлатсыннар иде, – дип киңәш бирә Әлфия Марат кызы.

Тюбингта шуу куркыныч шөгыль
Тюбингта шуу куркыныч шөгыль
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: