Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 гыйнвар 2023, 09:48

Кыш бабайга мөрәҗәгать

Чишмәнең балалар приюты мөдире Елена Емец быел сабыйларның Кыш бабайга хатларын гадәти юл белән җибәрмәүләре турында сөйләде.

Кыш бабайга мөрәҗәгать
Кыш бабайга мөрәҗәгать

– Безнең хәйриячеләребез һәм дусларыбыз бик күп, алар ярдәмендә балаларның хыяллары ел саен тормышка ашырыла. Моның өчен бик рәхмәтлебез, – ди Елена Викторовна. – Ә хыяллар чынга ашсын өчен баланың ни теләгәнен белергә кирәк. Ләкин балаларның язуын кайчак танырлык түгел. Шуңа күрә без Кыш бабайга видеомөрәҗәгать яздырырга булдык. Замана балалары өчен бу кызыклырак та. Мондый видеоязмалар беренче ел гына ясалмый һәм беркемне дә битараф калдыра алмый, дип әйтергә мөмкин.

Тәҗрибә күрсәтүенчә, моның уңай ягы да бар. Волонтерлар видеомөрәҗәгатьне караганда баланы күрәләр, бүләк сайлаганда аның кемгә алынуы турында беләләр.

Приюттагы балаларның хыяллары битараф булмаган кешеләр ярдәме белән һәрвакыт диярлек тормышка ашырыла. Быел приютта яшәүче Ислам хоккей уйнау өчен бүләккә тимераяк алган. Аны Кыш бабайдан үзе сораса да, бик нык шатланган. Моннан тыш, аңа быел үрмәкүч-кеше костюмы да бүләк иткәннәр, ул аны өстеннән дә салмый йөргән.

Узып баручы ел алдыннан приютта өч бәйрәм чарасы үткәрелгән, анда тәрбияләнүчеләрдән тыш, сәламәтлек мөм-кинлекләре чикләнгән балалар, опекага алынган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән сабыйлар чакырылган. Әлеге чараларның барысы да хәйрия фондлары, битараф булмаган кешеләр һәм оешмалар, шул исәптән район ярдәмендә үткәрелә.

Балалар өчен волонтерлар да күңелле чаралар оештыра. Без Елена Емецтан интервью алган көнне, мәсәлән, «Яшь гвардия» җәмәгать оешмасы приютка килеп чара үткәрде. Алар башкаруындагы җырлар, биюләр һәм уеннар балаларның һәм приютка иганәчелек ярдәме күрсәтүче игелекле кунакларның күңеленә хуш килде.

Кыш бабайга мөрәҗәгать
Кыш бабайга мөрәҗәгать
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: