Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 гыйнвар 2023, 11:38

Үз куллары белән бәйрәм кәефе тудырдылар

Келәш мәдәният йорты мөдире Руфина Мусина авыл клубын әкияттәгечә матур итеп бизәгән

Үз куллары белән бәйрәм кәефе тудырдылар
Үз куллары белән бәйрәм кәефе тудырдылар

Авыл клубларын һәм мәдәният йортларын Яңа ел бәйрәменә бизәү бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. «Яңа ел кәефе» конкурсы 15–25 декабрьдә район мәдәният сарае тарафыннан үткәрелде.

– Бизәлешне бәяләгәндә Яңа ел тематикасына туры килүгә, кардан ясалган сыннарга, әкияти персонажлар, таулар булуга игътибар иттек. Шулай ук бу эшне иҗади һәм үзенчәлекле башкаруга игътибар бирдек, – диде район хакимиятенең мәдәният идарәлеге начальнигы Азат Арсланов. 

Әйтергә кирәк, бизәлештә мондый креатив алымнар күп иде. Номинацияләрнең берсе юкка гына «Тылсымлы әкиятләр, кышкы төшләр» дип аталмаган бит. Гирляндалар белән бизәлгән залда купшы чыршы  куелган, фотога төшү урыннары эшләнгән. Мәдәният хезмәткәрләре боларны эшләгәндә катыргы, кәгазь, заманча яктырту технологияләре һәм яңа материаллар кулланган. Алар,   чыннан да, әкият мохите тудыруга ирешкәннәр, бу хакта авыл халкы клуб һәм мәдәният йортларының социаль челтәрләрендә комментарийлар язып соклануларын белдергәннәр. 

– Бик күркәм, тылсымлы! – дип язган Райлә Кашапова Келәш авылындагы  күп функцияле клубның бизәлеше турында.

«Һәрвакыттагыча искиткеч!», «Матур!», «Сихри!» дип, язучылар да бар. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Келәш клубы бу номинациядә беренче урын алды.  Верхний хуторы клубы һәм Игнатовка мәдәният йорты икенче булдылар.  Өченче урынны Әмин һәм Арслан мәдәният йортлары  алды. 

Клуб һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл йортларын бизәүне дә оештырдылар, шуңа күрә конкурсның «Яңа елда минем йортым» дигән тагын бер номинациясе бар иде. Анда Бәрсүәнбаш клубы җиңде.  «Минем тәрәзәдә Яңа ел» дип аталган өченче номинациядә Түбән Тирмә мәдәният йорты җиңү яулады, уразбахтылылар исә икенче урында.

Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Анда районның барлык халкы катнаша алды. Узган елдагы кебек үк, Ярми мәдәният йорты аерылып торды, алар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Гран-прига лаек булдылар.

Үз куллары белән бәйрәм кәефе тудырдылар
Үз куллары белән бәйрәм кәефе тудырдылар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: