Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
7 гыйнвар 2023, 17:02

Яңа елның тәүге көнендәге тәэссоратлар...

Яңа елны каршылау һәрберебез өчен мөһим мизгел. Чөнки Яңа елны ничек каршыласаң – елны шулай үткәрерсең дигән ышану бар.  

Яңа елның тәүге көнендәге тәэссоратлар...
Яңа елның тәүге көнендәге тәэссоратлар...

Кечкенә балалары булган гаиләләрдә бу бәйрәмне аеруча җылы каршылыйлар. Декабрьдә мәшәкатьләр дә күп була: Кыш бабайга хат язасы, бәйрәмгә киемнәр хәстәрлисе, чыршы бизисе, күчтәнәчләр аласы һәм көтелмәгән сюрпризлар әзерлисе бар. Шул рәвешле мәш килеп йөргәндә Яңа ел кәефе туа да инде. Балаларның күзләрендә бәхет чаткылары кабыну күбесенчә безгә, өлкәннәргә бәйле. Моның өчен әти-әниләр кайвакыт чын тылсымчыга әйләнә. Әйтик, «ВКонтакте»да язылучыларыбызның берсе – Эльвира Әсәдуллина бала-ларының чыршы янындагы Кыш бабай «эзләрен» чын могҗизага тиңләүләре турында язган.
Яңа елның беренче көнендә Җиңү паркында ике баласы белән урамда йөрергә чыккан Рөстәм Исламгалиевны очраттык. Ул безгә үз гаиләсендәге Яңа ел традициясе турында сөйләде:
– Яңа елны мин һәрвакыт аек баш белән каршылыйм – балаларым һәм якыннарым өчен җаваплылык тоям. Моңа карап кына бәйрәм күңелсез үтми, аның каравы иртәдән үк балалар белән саф һавада йөрергә чыгып китәбез. Биш һәм җиде яшьлек улым белән кызым бар, аларның тау шуасы, атта йөрисе һәм шугалакка барасылары килә. Хатыным бүген иртүк эштә, ә мин балалар белән монда. Алар өчен үрнәк тә күрсәтәм, шулай бит? Көндәлек тормышта да без сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, спорт белән шөгыльләнәбез, ­– диде ул.
Әйтергә кирәк, Яңа ел төнендә Җиңү паркы бөтен район халкын җәлеп итә торган урынга әйләнә. Төнге сәгать бердән соң биредә халык күңел ачты, җыр-моң яңгырады, балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Кемнең теләге бар шулар кечкенә паровозга утырып йөрделәр, карусельдә әйләнделәр һәм яшел төстәге татлы “мамык» ашадылар. Ә кабырчык рәвешендәге сәхнәдә район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады.
Бәйрәм чаралары иртән дә дәвам итте. Шугалак белән таудан бер минутка да кеше өзелмәде кебек, татлы мамык сатылган урындагы карусель дә әйләнүдән туктамады. Ә паровозны атлы чаналар алыштырды.
1 гыйнвар иртәсендә без тагын бер кызыклы әңгәмәдәшче – гаиләсе белән Санкт-Петербургтан туганнары янына кайткан Александр Калмовский белән сөйләшеп тордык.
Александр тумышы белән Чишмәдән, яшьрәк чагында район гәзите корреспонденты тарафыннан оештырылган фоторепортерлар түгәрәгенә йөргән. Кызганычка каршы, ул аның исемен хәтерләми инде, күптән түгел генә институт тәмамлаган яшь кыз булуы гына исендә калган. Ул балаларны интервью алырга, репортажлар язарга, фотога төшерергә өйрәткән. Кайчандыр Александрның да район гәзитендә мәкаләсе басылып чыккан. Менә шулай туган ягында очраклы очрашу якташыбызда күңелле хатирәләр уятты:
– Мәктәптә укыганда биредә каеннар утырттык, элек бу урында бернәрсә юк иде бит. Хәзер инде кайсысын утыртканны белеп булмый, чөнки күп еллар үткән. Поселокның үзгәрүен, матурлануын күреп күңелем булды. Район халкына сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен бик күп мөмкинлекләр булуы, бассейн ачылу, арзан бәягә мәдәни чаралар үткәрелү икеләтә куанычлы.
Поселок үзгәргән. Туган якка кайткач, күңелдә һәрвакыт хатирәләр яңара, үткәннәр искә төшә. Шуларга өстәп яңа тәэссоратлар алуыма бик шатмын, – диде ул.

Яңа елның тәүге көнендәге тәэссоратлар...
Яңа елның тәүге көнендәге тәэссоратлар...
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: