

13 августта «Патриот» паркында Физкультурачылар көне уңаеннан оештырылган «Геройлар ярышы» барышында Чишмә, Архангель һәм Зианчура районнарыннан килгән өч остаз 600 мең сумлык «Авыл тренеры» сертификатларына ия булды. Бүләкләнүчеләр арасында Айгөл Исмәгыйлева да бар иде.
Айгөл Әнвәр кызы Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң кафедрада укытучы булып хезмәт куйган.
– Зур шәһәрдә кечкенә балалар белән яшәү авыррак, өч балабыз бар. Уфада балалар бакчасы, мәктәп һәм эш урыны бер-берсеннән шактый ерак урнашкан иде. Шуңа күрә тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә туган якка кайтып төпләнергә булдык. Әлеге вакытта Дениска – 13, Дианага – 12, ә кечкенә Даниилга нибары 5 яшь. Әлеге программа тормышка ашырыла башлау белән документларны тапшырган идек. Әмма элегрәк төрле сәбәпләр аркасында исемлеккә эләкмәдек, – дип сөйләде Айгөл Әнвәр кызы.
Безнең белешмә
«Авыл тренеры» республика программасы 2020 елда гамәлгә кертелде. Тренерга 600 мең сум күләмендә грант бирелә. Бу акчаны торак сатып алуга, йорт төзүгә, укуга яки машина сатып алуга тотарга мөмкин. Моның өчен тренер кимендә биш ел авылда эшләргә тиеш.