Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Музейда төн

Дарья Зарипова, Тарих-туган якны өйрәнү музее экскурсоводы 21 майда Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее «Музейлар төне-2022» Бөтенрәсәй акциясендә катнаша.

Музейда төн
Музейда төн

Быел анда «Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы» һәм «Буыннар хәтере» дип аталган мәйданчыклар оештырыла.

Беренче мәйданчык программасында кул остасы Резеда Нуриева тарафыннан оештырылган күргәзмә-ярминкә, шулай ук аның «Кәнфитләрдән чәчәк» дип аталган гофр кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясау буенча осталык классы тәкъдим ителә.

Декоратив-гамәли сәнгать сөючеләргә Татьяна Хәбибуллинаның «Үз кулларың белән курчаклар ясау» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Ул музей төненә килүчеләрне төрле тукымалардан уенчыклар ясау традициясе белән таныштырачак, аларның тәгаенләнеше – бәхет, уңыш, сәламәтлек, муллык, күз тиюдән, бозымнан саклау. Борынгылар әлеге курчаклар кара көчләрдән саклый, өйгә бәрәкәт һәм иминлек алып килә, шулай ук изге теләкләрнең тормышка ашуына ярдәм итә, дип ышанганнар.

Чара барышында музейда «Чишмә районының биш төп милләте» видеолекториясе, «Гасырлар буе сыналган дуслык» экспозициясендә рус, башкорт, татар, украин, мордва (эрзя) халыкларының борынгы милли киемнәре күргәзмәсе көтелә.

Иң үзенчәлекле экспонатларның берсе – мордваларның 1915 елгы милли киеме, аны Питрәй авылында яшәүче Аксения Яковлева тапшырган. Әлеге кием аның әнисе Анна Федоровнаныкы булган.

Ул туника сыман күлмәктән, чигүле алъяпкычтан һәм пулагайдан (билгә бәйли торган чуклы киемнән) тора.

Беренче тапкыр пулагайны кызлар балигъ яшьтә бәйләгәннәр һәм өлкән яшькә җиткәнче киеп йөргәннәр, ә аеруча тантаналы очракларда хәтта икене-өчне берьюлы – берсе өстеннән икенчесен бәйләп куйганнар.

Музейга килүчеләргә шулай ук милли киемнәрдә фотога төшү тәкъдим ителәчәк.

«Буыннар хәтере» дип аталган икенче мәйданчыкта Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган «Бөек Җиңү» уен-квесты узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Квест барганда кунаклар өчен Альбина Кислердан «Тынычлык күгәрчене» осталык классы үткәреләчәк; Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлеге укытучысы Ринат Рәхимов хәрби техника макетларын күрсәтәчәк. Чара барышында шулай ук Бөек Ватан сугышы экспозициясендә ветераннарның патриотик җырлары һәм хатирәләре яңгыраячак, район мәктәпләре укучыларының «Ветеранга хат» видеопрезентациясе оештырылачак. «Музейда төн» чарасына килүчеләр «Хәрби блиндаж» фотозонасында истәлеккә фотога төшә алачаклар.

Район музее хезмәткәрләренең тату командасы чишмәлеләр белән очрашуны түземсезлек белән көтеп кала.

Музейда төн
Музейда төн
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: