Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 апрель 2022, 12:00

Балалар дини белем ала

Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчеттә балалар һәм өлкәннәр өчен дини дәресләр үтә.

Балалар дини белем ала
Балалар дини белем ала

– Мөселманнар мәктәбе укучылары һәр якшәмбедә иртәнге 10нан 14.30 сәгатькә кадәр укыйлар, бер-берсе белән аралашалар. Балаларның өстәл уеннары уйнау мөмкинлеге дә бар. Дәресләрне Альмира Әхмәтшина һәм Рәшидә Мусакаева, шулай ук Уфадан килгән ислам университеты мөгаллимнәре алып бара. Ике хатын-кызлар төркеме дүшәмбе көннәрдә шөгыльләнә: иртән дәресләрне Рәшидә Мусакаева, ә 4тән соң Роза Гәрәева үткәрә. Чәршәмбе көнне (төшкә кадәр хатын-кызлар төркемендә, төштән соң имамнар белән) дәресләрне ислам университеты мөгаллиме Абдурахман хәзрәт алып бара, Яңа Сафар мәчетенә йөрүче балалар да ислам мәдәнияте нигезләрен бик теләп өйрәнәләр, анда квалификацияле имам укыта, – диде Али хәзрәт Иманаев.

Төркемдә 30лап бала шөгыльләнә. Язгы каникулда укуда аеруча уңышларга ирешкән балалар өчен Уфага экскурсия оештырылган. Алар Гуфран мәчетендә, имамнар, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучылары әзерләүче Рәсәй ислам университетында булганнар.

Биредә аларны шәкертләр каршы алган, экскурсия үткәргәннәр. Беренче җәмигъ мәчеттә булганнан соң балалар ботаника бакчасына экскурсиягә барганнар.

Бүгенге көндә мәчет карамагындагы мөселманнар мәктәбенә йөрүче балалар май аенда Коръән аятләре уку буенча район бәйгесенә әзерләнәләр.

 

 

Балалар дини белем ала
Балалар дини белем ала
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: