+9 °С
Болытлы
29 мартта балалар укытучылары Лиана Әюпова һәм Тимур Сәеткулов җитәкчелегендә үз проектларын дистанцион форматта якладылар.
Чишмә районыннан дүрт катнашучы бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар арасына керделәр. Табигый-фәнни: тере табигать секциясендә Адилә Михайленко җиңү яулады. Камил Ибраһимов «Физика, математика һәм техника» номинациясендә көмеш призер булды. Амелия Ганиева белән Карина Кудрявцева да «Гуманитар» категориясендә өченче урын алып призерлар булдылар.