Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
3 апрель 2022, 13:49

Яңа Мусада – Нәүруз бәйрәме

23 мартта Яңа Муса авылында Нәүруз бәйрәме үтте.

Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар үзешчән артистларның чыгышын җылы кабул итте
Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар үзешчән артистларның чыгышын җылы кабул итте

Авыл халкы кибет каршындагы мәйданга җыелышты. Самавырлар кайнап, өстәлләр төрле сый-нигъмәттән сыгылып торды. Кунакка күрше Новотроицкий, Сәйран һәм Бәрсүәнбаш авылларыннан килүчеләр дә булды.

– 2020 елда Яңа Муса авылына нигез салынуга йөз ел булды, тик пандемия башлану сәбәпле бу вакыйганы билгеләп үтә алмадык. Шулай да бу уңайдан урам утларын ремонтладык. Торак пунктта мәдәният учреждениеләре юк, чараларны авыл китапханәчесе Фәнилә Якупова оештыра, авыл Советы белгечләре аңа бу эштә ярдәм күрсәтергә тырышалар. Планда – чишмәне төзекләндерү, моның өчен республика бюджетыннан финанс ярдәм алуга өметләнәбез, – диде Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов.

Яңа Муса авылына 1920 елда нигез салынган дип санала, ул чорда Муса авылыннан (хәзер Иске Муса) 47 хуҗалык матур табигатьле урынга – Бәрсүәнбаш һәм Той-Суган елгалары буена килеп урнаша.

Тәүге булып күченүчеләр арасында Әхмәдиевлар, Әхмәтовлар, Һадиевлар, Исламовлар, Сәхәбетдиновлар һәм Шәриповлар булган. 

Әлеге вакытта бу торак пунктта 210 кеше яши. Медпункт һәм ветеринария пункты, мәчет бар. Яңа Муса – фронтовик язучы Денис Исламовның туган авылы, урамнарның берсе аның исемен йөртә.

– Юллар һәрвакыт тазартылып тора, яшәү өчен шартлар бар, авылда гомер кичерүчеләрнең күбесе өлкәннәр инде. Мин мал табибы булып эшлим, ике балабыз бар. Улыбыз Денис алтынчы сыйныфта укый, җырлый, барлык чараларда катнаша. Әйткәндәй, ул бүген дә татар халык җыры белән чыгыш ясаячак, – диде авыл Советы депутаты һәм староста вазифасын да башкаручы Халит Бикташев.

Денисның чыгышы, шулай ук Горный Мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәмдүдә Җиһангирова белән Анжела Бегишеваның дәртле җырлары алкышларга күмелде. Халык Новотроицкий мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының чыгышын да җылы кабул итте. Үзешчән артистлар Яңа Муса халкына концерт номерлары һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Бу көнне күңелле уеннар һәм бәйгеләр дә оештырылды, авыл халкы һәм кунаклар тәмле белен белән самавыр чәеннән авыз иттеләр.

Яңа Мусада – Нәүруз бәйрәме
Яңа Мусада – Нәүруз бәйрәме
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: