Чишмэ
+21 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
23 Декабря 2021, 04:38

Җаның теләгәнен сатып ал!

Әлеге вакытта Чишмәдә Пермь краеннан китерелгән чыршылар ике урында: Киров урамында музей каршындагы мәйданда һәм Ленин урамында «Байкал» кибете янында сатыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Викторинада җиңүче Элина Батыршина базардагы иң матур чыршыны сайлап алдыВикторинада җиңүче Элина Батыршина базардагы иң матур чыршыны сайлап алды
Викторинада җиңүче Элина Батыршина базардагы иң матур чыршыны сайлап алды

Быел нарат бәясе үткән елдагыдан арзанрак. Ярты метр озынлыктагысы

– 500 сум, 1,8 метрлысы 800 сум тора, ике метрлысы өчен 1000 сум түләргә туры киләчәк.

Базарда чыршыларны урнаштыру өчен аслыклар да сатып алырга мөмкин, тимерен – 1000 сумга, пластмассадан эшләнгәнен 600 сумга сатып алырга була.

Сатучы Рөстәм Сафуанов сүзләренә караганда, әле чыршы алу өчен иң кулай вакыт. Тиздән Яңа ел җитәр, һәм яшел купшыкай безне гыйнвар урталарына кадәр ылысын коймыйча сөендереп торыр.

– Башта наратлар алып кайттык, чөнки ул озак тора һәм бәясе дә түбәнрәк. Моннан тыш, аның энәләре, чыршыныкына караганда, әзрәк коела һәм ылысының исе дә көчлерәк. Ак чыршы (пихта) иң кыйммәтле Яңа ел агачы булып санала. Аның ылыслары озын һәм купшы. Ул өй шартларында, нарат белән чыршыга караганда, озаграк тора. Өстәвенә, энәләре коелмый диярлек. Әмма ак чыршы бик үк хуш исле түгел.

Һәркем күңеленә хуш килгән агачны сайлап ала. Шушы көннәрдә чыршы сата башладык. Аның бәясе 800 сумнан 2000 сумга кадәр тәшкил итә, – диде ул.

Җаның теләгәнен сатып ал!
Җаның теләгәнен сатып ал!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас