

Аңа әзерлек күпкә алдан башланган. Әниләргә «Минем әни – кул остасы» дип исемләнгән күргәзмә үтүе турында игълан ителгән. Әниләр арасында күпме сәләтле кешеләр булуы ачыкланган! Күргәзмәдә төрле технологияләр буенча эшләнгән – чүпрәктән тегелгән, ыргак белән бәйләнгән курчаклар, сәйләннән үрелгән чәчәкләр, чигелгән һәм алмаз мозаика белән ясалган картиналар һәм башка төрле матур әйберләр бар иде. Балалар осталарның эшләрен кызыксынып карадылар.
Эльвира Исмәгыйлева бу юлы амигуруми технологиясе (Япониядә кечкенә йомшак уенчыклар бәйләү сәнгате) буенча Яңа ел бәйрәме геройлары – Кыш бабай һәм Кар кызы курчакларын бәйләгән. Алия Галикәева, Анастасия Никулина, Фәйрүзә Асаева, Айгөл Йосыпова һәм Райлә Галикәева да үзләренең кул эшләре белән шаккатырган. Дәү әниләр – Филзирә Галикәева белән Зөһрә Кирайханова да читтә калмаганнар. Ә тәрбиячеләр аларның һәркайсына бәйрәмгә бүләк сыйфатында ба-лаларның чыгышы язылган видео җибәргән. Мәктәпкә әзерлек һәм урта төркем тәрбиячеләре Эльза Мөхәммәдиева һәм Зөлфия Гарипова музыка җитәкчесе Элона Яхина белән бергә балаларга «Аккошлар» биюен өйрәткән, ул һәркемнең күңеленә хуш килгән.