Чишмэ
+12 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
16 Октября 2021, 10:45

Балан бәйрәме үтте

Балан – иң файдалы үсемлекләрнең берсе. Аның турында бик күп җырлар да язылган.

Балан бәйрәме үттеБалан бәйрәме үтте
Балан бәйрәме үтте

Ата-бабаларыбыз аның шифалы сыйфаты турында белеп, элек-электән ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланганнар. Мәсәлән, баландагы С витамины лимонга караганда 70 процентка күбрәк. Ул авитаминозны дәвалый, иммунитетны ныгыта.

Күптән түгел Чишмә районының Түбән Тирмә һәм Үрге Тирмә һәм күрше Благовар районының Ямакай авылларының мәдәният хезмәткәрләре балан бик мул булып күкрәп үскән урман читендә матур бәйрәм чарасы үткәрделәр.

– Баланнан как ясыйсыңмы, картәниләр кебек суда гына саклыйсыңмы? – дип сорады Рәзилә Халитова Флорида Байковадан.

– Мин чыршы күркәләре белән кайнатма ясыйм, балаларга салкын тигәннән бик файдалы, – дип уртаклашты Эльза Галимова.

– Балан бәлешеннән дә тәмлесе юк, – диде Лилия Гайнанова.

Слактан Милә Якупова һәм Түбән Тирмәдән Нәйфә Мансурова да баланнан ясалган төрле ризык рецептлары белән уртаклаштылар. Алар авыл хатын-кызларының баланны ничек эшкәртүен күрсәттеләр. Кунаклар арасында «Роксана» радиосының «Шәрык» иҗат берләшмәсе директоры Зәлия Ахунова да бар иде, ул да үзенең дәү әнисенең баланлы катык ясау рецепты белән уртаклашты.

Барлык катнашучылар да бәйрәмгә күчтәнәчләр белән килгәннәр.

Биредә ниләр генә юк!

Кызыл балан җимеше белән бизәлгән пироглар, кыстыбыйлар, беленнәр, баланнан ясалган повидло, кайнатма, как, соклар, кесәлләр һәм компотлар да бар иде.

Җырсыз нинди бәйрәм булсын инде! Бу көнне болынлыкта җыр-моң яңгырады, хореографик композиция дә күрсәтелде. Гармунчылар Фәнүз Кирәев һәм Хәлим Юнысов гармунда бию көе уйнап җибәргәч, барысы да биюгә төштеләр, аяклары талганчы рәхәтләнеп биеп алдылар.

Чараны оештыручылар ике районның мәдәният учреждениеләре арасында тәҗрибә уртаклашуны җайга салдылар.

Халык гореф-гадәтләрен искә алу максатында үткәрелгән бәйрәм чарасы барысының да күңеленә хуш килде.

Балан бәйрәме үтте
Балан бәйрәме үтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас