Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 декабрь 2019, 13:35

Лосяш белән Нюша үзенчәлекле балаларга шатлык өләште

21 декабрьдә Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында инвалид балалар өчен яңа ел чарасы үтте.

– Улым Альмир белән һәр ел яңа ел тамашасына киләбез. Чакыру билетын өйгә китереп бирделәр. Гадәттә мондый бәйрәм район Мәдәният сараенда үтә иде. Бирегә килү уңайлырак, әлбәттә – җәяү атладык. Ә Мәдәният сараена машина белән барырга туры килер иде, – диде Чишмә поселогында яшәүче Альбина Газизова.
Актлар залының уртасында бизәлгән купшы чыршы тора.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм уңышлар теләде.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре балалар өчен «Настеньканың һәм аның дусларының маҗаралары» дип аталган яңа ел тамашасы әзерләде. Биредә яңа геройлар – Лосяш, Нюшенька, мәче Матроскин, Шарик кушаматлы эт тә бар иде.
Бәйрәмдә дусларча мөнәсәбәт хакимлек итте, балалар ихлас күңел ачты. Тамашада бик күп флешмоблар булды, балалар бик теләп катнаштылар. Тик барысы да түгел, кайберләрен, аеруча оялчаннарын әниләре: «Бар инде бие, күңел ач», дип үгетләделәр.
– Кызым Розалия белән бу бәйрәмгә тәү тапкыр килдек, аңа 2,4 яшь. Бирегә килү якынрак һәм җайлырак, Мәдәният сараена бару түгел инде. Өйдә торырга тырышмыйбыз, «Гном» балалар клубына йөрибез, нәтиҗәсе күзгә күренеп тора, алга китеш бар. Тәҗрибәле логопед хезмәтенә мохтаҗбыз, кызганычка каршы, Чишмәдә андыйлар юк, – дип билгеләде Гөлчәчәк Исмәгыйлева.
Күп кенә әниләр Чишмәдә инвалид балалар өчен квалифицияле белгечләр, мәсәлән, невропатолог булган махсуслаштырылган үзәк ачылсын иде, дигән теләк белдерделәр. Кайберәүләр шундый сабыйлар өчен махсус балалар бакчасы һәм мәктәп турындагы хыяллары белән уртаклаштылар. «Хәзерге балалар каты күңелле һәм гадәти мәктәптә үзенчәлекле баланы кыерсытачаклары һәм аңардан көләчәкләре көн кебек ачык, ә болай балалар бер тиң булырлар иде», диделәр алар.
Бу көнне Пионерлар һәм укучылар йорты сәгать 11дә – авыл биләмәләреннән килгән 47 бала өчен, ә төштән соң икедә Чишмә поселогында яшәүче 49 бала өчен яңа ел әкиятен күрсәтте. Чишмә районында барлыгы 178 инвалид бала бар, бу көнне бәйрәмгә килә алмаучыларга район хакимиятеннән яңа ел бүләкләрен һәм 500 сумлык сертификатларны өйләренә илтеп бирделәр.
Читайте нас: