

Музыка белән җитди шөгыльләнгән, фортепианода һәм гитарада уйнаган, аны сәнгать училищесына да чакырганнар. Эдуард гер спорты һәм пауэрлифтинг белән дә мавыккан.
Тик мәктәпне тәмамлаганнан соң табиб һөнәрен сайлаган. «Әлегә кадәр ни өчен мондый карар кабул итүемне аңлата алмыйм, әмма хәзер дөрес һөнәр сайлавымны беләм», – ди Эдуард Латыйпов. Аның гаилә әгъзалары медицинадан бик ерак, әтисе – тимер юлчы, әнисе – укытучы, абыйсы банкта эшли. Эдуардка нибары 27 яшь кенә булса да, иңнәрендә зур тәҗрибә бар. 2011 елда ул коммерция нигезендә БДМУга укырга керә, шуңа күрә икенче курста ук республика клиник балалар дәваханәсенә санитар булып эшкә урнаша, бер елдан реанимация бүлегенә күчә, хезмәттәшләреннән күп нәрсәгә өйрәнә, аларга бүгенге көнгә кадәр сабырлыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле ул. Уку һәм шул ук вакытта реанимациядә эшләү авыр булганга күрә соңрак ул «Акбүзат» балалар шифаханәсенә эшкә күчәргә карар итә.
Университетны тәмамлаганнан соң Эдуард профессор Сәүбән Хунафин җитәкчелегендә ординатурага трусфузиология белгечлеге буенча укырга керә. Ашыгыч ярдәм табибы булып эшләргә дә өлгерә. Пандемия чорында пациентларга медицина ярдәме күрсәтә, көн саен 50дән артык кешене госпитальгә салу яки өйдә дәвалау мәсьәләсен хәл итә.
– Дежурда торганда күпне күрдем, ковид белән авыручылар әлегә кадәр бик күп, тик бер нәрсә башка сыймый – ни өчен күпләр вакцинациягә каршы? Нәкъ шул вакцина бит инде авыруга каршы иммунитет булдыра, – ди ул.
Әлеге вакытта ул Алкин табиблык амбулаториясен-дә участок табиб-терапевты булып эшли.
«Эштә янмау мөһим. Шуңа күрә буш вакытымда спорт белән шөгыльләнәм, гаиләм белән булам. Тормыш иптәшем Камилла да табиб – ул Дим бистәсендә хатын-кызлар консультациясендә гинеколог булып эшли. Эш буенча мәсьәләләрне мин эштә калдырып кайтам, хәер, телефоным сүнмәгән, пациентларым теләсә кайсы минутта шалтыратып сорауларын бирә ала, һәркемгә үз вакытында җавап бирергә тырышам. Кайчагында һәр минут мөһим бит! Вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү кеше гомерен саклап кала!» – ди яшь табиб.