

Гомумән алганда, Чиш-мә районында алар 23 кеше, әмма күпләре мәктәп командалары составында сынау узган инде.
Аларга кайбер яңа күнегүләрне дә эшләргә туры килде. Чөнки быел 23 марттан ГТО комплексының яңа нормативлары үз көченә керде һәм значок алу бераз катлауланды. Ләкин бу безнең катнашучыларны куркытмады, бары тик дәртләндереп кенә җибәрде.
Директор киңәшчеләре сынаулар барышында үзләренең бу вазифага юкка сайланмавын исбатладылар. Алар бер сынаудан да куркып тормадылар, хәтта үз көчләренә ышанмасалар да, барыбер катнашырга тырыштылар. Барысының да кәефләре күтәренке булды, көлеп-шаяртып, бер-берсен дәртләндереп тордылар.
Дмитриевка мәктәбеннән Лилия Садыйкова хезмәттәшләрен үзенең әзерлеге белән шаккатырды, аптырашта калуларына караганда, алар аннан моны көтмәгән күрәсең. Ә Келәш мәктәбе киңәшчесе Айгөл Шәмсетдинова алтын значокка лаек булырлык нәтиҗәләр күрсәтте.
Педагоглар барлык сынауларны да лаеклы һәм уңышлы бирделәр, ә соңыннан эш буенча киңәшмә дә үткәрделәр.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда һәм бөтен республикада тәрбия эше буенча киңәшчеләр 2022 елның 1 сентябреннән эшкә керештеләр. Алар балаларның сәләтен үстерү һәм ачу өчен барысын да эшләргә тиеш, Лилия Әнвәр кызы аларны балаларның иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлеккә дә актив җәлеп итә.