Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
3 ноябрь 2022, 11:03

Сәйран суы сәламәтлек бүләк итә

«Ключ здоровья» җәмгыяте азык-төлек продукциясе җитештерү базарында 15 елдан артык эшли.

Сәйран суы сәламәтлек бүләк итә
Сәйран суы сәламәтлек бүләк итә

Ул эчә торган чиста суны шешәләргә тутыру һәм тарату белән шөгыльләнә. «Сәйран бүләге» суы Сәйран авылының Бәрсүән елгасы буендагы чишмәдән алына. Ул көн саен эчү, салкын эчемлек буларак куллану һәм ашарга пешерү өчен яраклы, сабый балаларга да эчерергә ярый. Су якынча 55 метр тирәнлектә аккан җир асты чишмәләреннән алына. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, су алу җайланмасы санитар зонада урнашкан. Якын тирәдә авыл хуҗалыгы җирләре һәм сәнәгать предприятиеләре юк. «Ключ здоровья» җәмгыятенең продукциясе химик матдәләр белән эшкәртелми, әмма фильтр ярдәмендә чистартыла, бу вакытта составы һәм сыйфаты үзгәрми. Суы йомшак, минераллашу дәрәҗәсе бер литрга кимендә 170 миллиграмм тәшкил итә. Кулланучыларга яңа гына чишмәдән алынган суны илтеп бирү дә оештырылган, бу

«Сәйран бүләге» суының сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирә. Су Уфада һәм Чишмәдә сатыла. Әйткәндәй, район үзәгендә икенче киоск кую планлаштырыла.

Предприятиедә йөзгә якын кеше эшли.

– Безнең шоферлар Бәрсүәнбаш, Сәйран һәм Келәш авылларыннан. Предприятие ачылганнан бирле эшләүчеләр дә бар.

Зөлфия Халитова, Вәрис Кәлимуллин һәм Рамил Әхмәдуллин безнең коллективта озак еллар эшлиләр, – дип билгеләп үтте «Ключ здоровья» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвес Хәбибуллин.

Предприятие хезмәткәрләре хәйрия эшеннән дә читтә калмый. Күптән түгел алар өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә озатылган яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашканнар.

– Туган яктан җибәрелгән чишмә суын эчкән егетләребезнең күңеле күтәрелеп китәр дип уйладык. Чөнки җырларда да туган яктан читтә булган кешеләрнең үз ягына кайтып чишмә суын эчәргә хыяллануы турында җырлана бит, – диде Фирдәвес Исмәгыйль улы.

Сәйран суы сәламәтлек бүләк итә
Сәйран суы сәламәтлек бүләк итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: