Чишмэ
+16 °С
Облачно
Икътисад һәм без
19 Августа 2022, 06:59

Фермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласы

Арслан авылыннан «Әхмәтҗанов» җәмгыяте –Чишмә районының иң көчле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе.

Фермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласыФермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласы
Фермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласы

Абыйлы-энеле Әхмәтҗановлар үз эшләрен 11 ел элек оештырырга булганнар. Юкны бар итеп башлаганнар, хәзер аларның үзләренең машина-трактор паркы, мул уңыш бирүче басулары бар. Бу, һичшиксез, бертуган Әхмәтҗановларның күпьеллык тәҗрибәсе, тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм якыннарының ярдәме.

– Быел уҗым бодае мул уңыш бирүе белән куандыра. Мин үзем «КамАЗ»га утырдым, туганым Айнур комбайн штурвалы артында. Ашлыкны складта саклыйбыз. Бәясе бераз күтәрелгәнне көтәрбез, – ди Илшат Әхмәтҗанов. 

«Әхмәтҗанов» КФХ басуларында шулай ук 80 гектарда арпа чәчелгән, шикәр чөгендере 100 гектар мәйданны били, көнбагыш нибары 50 гектарда үсә. Бу культуралардан да мул уңыш көтелә.

– Яхшы фермер бик җаваплы кеше булырга тиеш. Барысын да вакытында эшләргә кирәк, бер тәүлеккә генә булса да кичектерсәң, бар хезмәтеңнең юкка чыгуы бар. Аннары тәвәккәл, әмма уйланылган карарлар кабул итә белү дә уңышның нигезе булып тора, – дип әңгәмәгә кушылды Илнур Әхмәтҗанов. 

– Аларда уҗым бодаеның уртача уңышы һәр гектардан 74 центнерга кадәр җитә. Бу күрсәткечкә барысы да – элиталы орлыклар сатып алу, басуларны вакытында эшкәртү, минераль ашламалар кертү, кирәкле һәм заманча техника булу да тәэсир итә, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Әлфир улы.

Иң мөһиме, фермерлар ел саен нинди дә булса яңалыкка өйрәнәләр һәм аны бик теләп практикада кулланалар.

Фермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласы
Фермер Әхмәтҗановларның уңыш формуласы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас