Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
30 июнь 2022, 11:13

Һәр йортта «зәңгәр ягулык» булсын!

Уфада Башкортстан торак пунктарына газ кертеп бетерү һәм бу өлкәдәге көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, әлеге вакытта эш ике юнәлештә алып барыла.

Һәр йортта «зәңгәр ягулык» булсын!
Һәр йортта «зәңгәр ягулык» булсын!

– Беренчесе – бу без «Газпром» белән раслаган биш еллык газлаштыру программасы. Аның барышында поселокара һәм поселок эчендә газүткәргечләр төзү һәм проектлау буенча актив эш алып барыла. Республикада газ үткәрү 84,2 процент дәрәҗәдә башкарылды. Икенче юнәлеш – ил Президенты Владимир Путинның торак пунктларга газ кертеп бетерү буенча йөкләмәсен үтәү, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, сезнең торак пунктта газүткәргеч бар икән, газ торбасын участок чигеннән йортка китергән өчен генә түләргә кирәк, газны участокка кадәр сузганчы түләргә туры килмәячәк. Бүгенге көндә 31 607 йортка кагылышлы план-график төзелгән. Әлеге вакытта 24 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Башкортстанда икенче ел инде гражданнарның аерым категорияләренә йортка газ кертү өчен сертификатлар бирелә, бу күпләр өчен яхшы ярдәм чарасы. Әлеге программа Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга, сугыш хәрәкәтләре инвалидларына, шулай ук гомуми авырулар нәтиҗәсендә инвалидлык алучыларга, инвалид балалары булган һәм күп балалы, аз керемле гаиләләргә кагыла. 

– Өйгә газ кертү өчен якынча 100–150 мең сумлык җиһаз сатып алырга кирәк. Социаль якланмаган халыкка бу чыгымнарны субсидияләү өчен 100 мең сумга кадәр сертификат бирү системасы булдырылды. Бу программа буенча 5 711 йортка газ кертелде инде. Кешеләр, чыннан да, моның дәүләт ярдәме алу өчен яхшы мөмкинлек икән-леген аңладылар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстанны 2025 елга кадәр газ белән тәэмин итү һәм газлаштыру программасын гамәлгә ашыру өчен «Газпром» белән килешү буенча якынча 16,5 миллиард сум акча салынган. Башкортстанда әлеге тармакка беркайчан да бу кадәр акча салынганы булмаган. Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, бу программаны вакытында гамәлгә ашыру мөһим, моның өчен зур күләмдә техник һәм оештыру эшләре башкарылырга тиеш.

– 2026 елга Башкортстанда техник яктан мөмкин булган барлык урыннарга газ үткәрүне тулысынча төгәлләргә исәплибез. Максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен кешеләр белән зур эш алып бару мөһим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Газ кертеп бетерү буенча программада катнашу өчен түбәндәге документларны: паспорт, ИНН, СНИЛС, җир участогы белән йортның милектә булуы турында документлар күчермәсен, эш планын әзерләргә кирәк (аны мөстәкыйль рәвештә ясарга яки Росреестр сайтындагы бушлай кадастр картадан файдаланырга мөмкин). Документларны «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең клиентлар үзәгендә, Күп функцияле үзәк офисында яки шәхси кабинетта, бердәм газификация операторы порталында яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирергә мөмкин.

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков

Һәр йортта «зәңгәр ягулык» булсын!
Һәр йортта «зәңгәр ягулык» булсын!
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: