Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
4 Май 2022, 10:09

Яшь малтабарларга – грантлар

РФ Хөкүмәте яшь малтабарларга ярдәм итү чараларын арттырды һәм алар дәүләттән грант алуга да дәгъва итә ала.

Чишмә районы бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов: эшкуарлар арасында яшьләрнең күп булуы куанычлы
Чишмә районы бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов: эшкуарлар арасында яшьләрнең күп булуы куанычлы

«Минем бизнес» кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү порталы хәбәр итүенчә, үз эшләрен ачарга теләгән 25 яшькә кадәрге гражданнар 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грант алала. Хосусый малтабарлар, шулай ук предприятие оештыручылар да үз эшен ачуга һәм үстерүгә акча алалачак.

Бюджетта бу максатларга ике миллиард сумнан артык акча каралган.

Таләпләр түбәндәгечә: грант алуга дәгъва итүчеләр – 14–25 яшькә кадәрге хосусый малтабарлар һәм юридик затлар булырга тиеш. Югары белемле булу мотлак түгел. Шуны әйтү мөһим, 18 яшьләре тулмаган малтабарлар грант алу өчен гаризаны әти-әнисе рөхсәте белән генә бирә ала. Юридик зат турында сүз барса, ул үзе эшләгән оешмада 50 проценттан артык өлешкә ия булырга тиеш.

 

Гаризалар кайчан һәм кайда кабул ителә?

Әлеге вакытта федераль һәм төбәктәге норматив-хокукый актлар өстендә эш бара. Грантлар агымдагы ел уртасында бирелә башлаячак, дип хәбәр итә мойбизнес.рф порталы. Грант алу өчен төбәкнең власть органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Һәр төбәктәге икътисади ведомстволар төрлечә атала, алар Икътисад министрлыгы, Икътисад департаменты һәм башкалар булырга мөмкин. Рәсәйнең барлык субъектларында булдырылган «Минем бизнес» үзәге белгечләре, кирәк булса, сезгә гариза бирергә яки бизнес-план язарга ярдәм итәчәкләр.

Уртак финанслау проект бәясенең кимендә 25%ын тәшкил итә.

Мәсәлән, грант акчасына җиһаз сатып алырга теләсәгез, 25%ын сез түләргә тиешсез. Акчагыз булмаса, «Минем бизнес» үзәгендә ташламалы микрозайм алырга була. Ул 3 ел вакытка 5 миллион сумга кадәр бирелә.

 

Алынган грантны нәрсәгә тотарга була?

Грантны бизнес-проектны тормышка ашыру, шул исәптән арендага бина алу һәм ремонтлау, һөнәри җиһазлар, оргтехника сатып алу, лизинг, элемтә хезмәтләре буенча беренче взносларны түләү өчен кулланырга мөмкин.

Грантны бары тик кече һәм урта эшкуарлык субъекты – хосусый малтабар яки юридик зат кына алала. Әмма бу үз эшен ачкан һәм даими рәвештә салым түләгән эшкуар, шәхси малтабар яки юридик зат та булырга мөмкин. Моннан тыш, эшкуарлык эшчәнлеге үзең яшәгән төбәк территориясендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Бизнес-проект тормышка ашырырлык булырга тиеш. Һәр төбәк өчен аерым шартлар билгеләнәчәк.

Яшь малтабарларга – грантлар
Яшь малтабарларга – грантлар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: