Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
29 март 2022, 14:28

Рәсәйдә ял итсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып ал!

Башкортстан шифаханәләрендә һәм туристик базаларында ял иткәннән соң, юллама бәясенең 20%ын (әмма 20 мең сумнан артык түгел) кире кайтарып алырга мөмкин.

Рәсәйдә ял итсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып ал!
Рәсәйдә ял итсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып ал!

15 марттан башлап туристик кешбэк программасы яңадан гамәлгә керде. Башкортстанда әлеге программада җиде туроператор, 25 кунакханә һәм ял базасы, «Яктыкүл», «Карагай», «Йоматау», «Березки», «Красноусольск», «Зеленая роща», «Ассы» шифаханәләре катнаша. Арытаба бу исемлек тулыландырылачак, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

2021 елда якынча 1,7 млн кеше әлеге программадан файдаланган, алар ял итүгә 34 млрд сум туздырган, шуның 6,7 млрд сумы кешбэк рәвешендә кире кайтарылган. 2022 елда программаның беренче этабында аңардан 800 мең кеше файдаланган, турларның гомуми суммасы 15 млрд сум, кешбэкныкы 2,9 млрд сум тәшкил иткән.

Юллама бәясенең бер өлешен кире кайтарып алу өчен, аны 2022 елның 1 маена кадәр сатып алырга кирәк, ял итәргә 15 марттан 1 июльгә кадәр барырга була. Ял итүчеләрне программа буенча кабул итүче кунакханәдә һәм шифаханәдә иң азы ике төн кунарга, шулай ук навигация ачылганнан соң 30 июньгә кадәр круизга китәргә мөмкин.

15 марттан 1 майга кадәр сатып алырга мөмкин булган сәяхәтләр күләме чикләнмәгән. Анда Рәсәйнең барлык төбәкләре катнаша. Кешбэкны алу шартларының берсе – тур өчен «Мир» картасы белән түләү. Кешбэк картага биш көн эчендә кайтачак. Турны мирпутешествий.рф сайты аша сатып алырга кирәк, шунда ук программа шартларын һәм катнашучылар исемлеген ачыкларга мөмкин.

Кунакханәләр исемлеге белән шулай ук классификациятуризм.рф сайтында танышырга була.

 

Фото: «Башинформ» МА сайтыннан

Рәсәйдә ял итсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып ал!
Рәсәйдә ял итсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып ал!
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: