Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 гыйнвар , 10:10

Якташыбыз Жуков ордены белән бүләкләнде

Якташыбыз, «Бөркет» позывнойлы элемтә взводы командиры урынбасары Азат Латыйпов махсус операция барган территориядә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнде. Советлар Союзы Герое Георгий Жуковның йөз еллыгы хөрмәтенә чыгарылучы бу медаль сугыш геройларына 1994 елның 9 маеннан бирле тапшырыла.

Якташыбыз Жуков ордены белән бүләкләнде
Якташыбыз Жуков ордены белән бүләкләнде

– Алган бүләкләрем арасында орденнардан да әһәмиятлерәге бар, ләкин мин нәкъ менә шушы медальне алырга хыялландым, чөнки Георгий Константинович Жуковка бөек полководец буларак танылырга ярдәм иткән максатчанлыкка һәм кыюлыкка сокланып үстем. Яшьлегемдә аның хәрби операцияләр, тактика, кораллану турында тасвирлап язылган барлык мемуарларын укып чыктым, – дип сөйләде ул.

Бу юлы туган якка кайтуының сәбәбе чираттагы тапкыр алган ял түгел, ә пилотсыз очкычны бәреп төшергән өчен бүләк сыйфатында бирелгән ял.

– Хәрби заданиене үтәгәндә сугышчыларның берсе безнең машинага таба зур тизлектә якынлашып килгән дошман очкычын күреп калды. Без оператив рәвештә һөҗүмгә күчтек һәм аны атып төшердек. Шулай, бер-беребезне ышыклап, команданы ярты сүздән аңлап эшлибез, янәшәбездә чын иптәшләр булу бик мөһим. Безнең взводта Башкортстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән хәрбиләр бар. Әмма, иң күп ярдәмне Чишмә районы хакимиятеннән алабыз. Барлык сугышчан иптәшләрем исеменнән безгә ярдәм итүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты якташыбыз.

Аңа уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм җиңү яулап тизрәк кайтуын телибез!

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: