Укучылар белән очрашу «түгәрәк өстәл» артында узды. Балалар аңардан тәүдә «Ни өчен кушаматың «Пчела»? дип сорадылар, «Чөнки бал корты түбән оча һәм авырттырып чага» дип җавап бирде ул.
Яугир сугыш кырында беренче медицина ярдәмен вакытында күрсәтүнең мөһимлеге, хәрбиләр арасындагы тугандашлык, үзара ярдәмләшү, дуслык һәм җаваплылык тойгысы, Рәсәй хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Сүз армиядә хезмәт итүнең әһәмиятлелеге, Туган илеңне ярату һәм халкың алдындагы бурычыңны үтәү турында барды.
Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар, җитди сораулар бирделәр. Әңгәмәдә солдатларыбызга тылдан җибәрелгән ярдәм темасы да читтә калмады. Укучылардан, якташлардан килгән, җылы сүзләр язылган хатлар, туган яктан җибәрелгән посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, сугышчан рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш.
Мондый очрашулар балалар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык вакыйга, бу чаралар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Укучылар геройларның янәшәбездә булуын, чын кешеләргә хас булган кыюлык, батырлык һәм ватанпәрвәрлек сыйфатларын ачык мисалда күрәләр.
Дилбәр Галимҗанова, Дурас мәктәбе укытучысы.