Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 гыйнвар , 12:00

Хәтта такталардан Чишмә исе килә...

Әлеге мәкаләдә «Мага» позывнойлы яугир турында язарга булдык. Аның белән атна дәвамында онлайн режимда аралаштык. Мин аңа сораулар җибәрдем, ә ул сирәк булган тыныч минутларда җавап бирде. Кайчак ул, фикерен дә язып бетерә алмыйча, «Әлегә яза алмыйм» дигән сүзләр белән элемтәне өзде. Бер-беребездән ике мең километр ераклыкта булуыбызга карамастан, аның белән чын күңелдән, бик җылы һәм ихлас аралаштык. «Мага» өлешчә мобилизация башлануның беренче көнендә үк военкоматка барган һәм 2022 елның сентябрь ахырында үзе теләп хәрби хезмәткә киткән.

Хәтта такталардан Чишмә исе килә...
Хәтта такталардан Чишмә исе килә...

«Мага» да, күп кенә хезмәттәшләре кебек, хәрби хәрәкәтләр турында бик теләмичә сөйли, чөнки Туган илне саклау – ул аларның эше.

Хәрби хезмәткә алынганчы нинди идең, дөньяга карашың үзгәрдеме?

Асылда, берни дә үзгәрмәде дип уйлыйм. Бәлки, булганның кадерен ныграк белә башлаганмындыр. Гаиләм янында күбрәк буласым килә. Дуслар сайлаганда таләпчәнрәк була башладым. Һәркемнең үз гомерендә: «Менә теге вакытта башкача эшләгән булсам, яхшырак булыр иде», – дип уйлаган чаклары бардыр, мөгаен. Һәр көнеңне артка борылып карамыйча, барысын да дөрес эшләгәнеңне аңлап яшисе килә. Биредәге мохиттә, шулай ук олыгая барган саен Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышана башлыйсың, дингә ныграк тартыласың.

Гәзит укучыларыбызга нәрсәләр турында сөйләргә теләр идең?

Сезгә бер киңәш бирәсем килә: булганның кадерен белегез. Әти-әниләрегезгә игътибар күрсәтергә онытмагыз: аларны кочаклап, үбеп алыгыз, җылы сүзләр әйтегез. Балаларыгызны гаиләнең кадерен белергә һәм Туган илне яратырга өйрәтеп үстерегез.Мөмкинлек булганда спорт белән шөгыльләнегез – ул ныклы сәламәтлек нигезе. Алга куйган максатыгыз бар икән, аңа ирешү өчен зур булмаган, әмма мөһим адымнардан башлагыз.

Кешеләрдәге нинди сыйфатларны бәялисең һәм чын ир-ат нинди булырга тиеш?

Туры сүзле, намуслы һәм ышанычлы кешеләрне ихтирам итәм. Омар Хайямның «Син югында начар сүз әйткәндә синең исемеңне яклап сүз дәшмәгән кеше дустың түгел», дигән сүзләре бар.

1 гыйнварда миңа 45 яшь тулды. Үземне көчсез кешегә санамыйм, яхшы физик формадамын. Бу кечкенәдән спорт белән актив шөгыльләнүем, ә үсмер чакта даими рәвештә спорт түгәрәкләренә йөрүем нәтиҗәсе. Чыныгуым һәм ныклы холкым аркасында авырлыкларга бирешмим.

Ялгыз калганда барыннан да бигрәк нәрсә турында уйланасың?

Без СССР заманында туган балалар, 90-нчы елларда үсмер генә идек әле. Артык бернәрсәбез дә юк иде, бу беркемгә сер түгел. Илебездә авыр чор, бар нәрсә дефицит. Шунысы сөендерә, хәзер актив рәвештә спорт комплекслары, торак йортлар төзелә, яңа юллар салына, подъездлар төзекләндерелә. Барлык өлкәләрдә: мәгарифтә, медицинада һәм инфраструктурада үсеш күзәтелә, бу киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Барыбызга да тирә-яктагыларга карата мәрхәмәтле булырга, юк-бар өчен өзешмәскә кирәк дип уйлыйм. Бар да яхшы булыр. Иртәме-соңмы махсус хәрби операция җиңү белән тәмамланыр! Һәм мин 100% бәхетле һәм озын гомерле булып яшәргә ниятлим! Барыгызга да шуны ук телим.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган барлык яугирләрнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Алар – геройлар, илебез өчен гомерләрен бирделәр һәм моны онытырга ярамый. Кайгы күргән гаиләләргә бу югалтуны кичереп, горурланып яшәүләрен дәвам итү өчен сабырлык һәм ныклык телим. Очрактан файдаланып, гуманитар йөк җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Хәрбиләр өчен кирәк-ярак әйберләрне җыюны оештырып, туплап, безгә кадәр китереп тапшыру бик зур эш. Һәркайсыгызга рәхмәт! Туган яктан җибәрелгән ярдәмне хәтта күңелебез белән тоябыз. Бервакыт дустым күңеле нечкәреп китеп: «Хәтта такталардан да Чишмә исе килә бит», диде.

Без халыклар дуслыгы белән көчле...

Кайчакта миннән шеврондагы флаглар турында сорыйлар. Бу Рәсәй, Башкортстан һәм Азәрбайҗан флаглары. Милләтем буенча мин азәр-байҗанлы. Әмма СССР заманыннан бирле гомерем буе башта Себердә Красноярский краенда, аннары 1997 елдан башлап Башкортстанда яшә-дем. Минем өчен Рәсәй генә түгел, элек СССР составына кергән 15 республика да Ватан. Кайвакыт «гастарбайтер» сүзен ишеткәндә һәм кайбер кешеләрнең мөнәсәбәте өчен борчылам. Мин аңлыйм, кайвакыт закон бозулар була, тик бу милләткә түгел, ә кешенең үзенә бәйле. Безнең бабаларыбыз фашистларга каршы бергә сугышкан.

Исегезгә төшерәм, Рейхстаг түбәсенә ике батыр совет солдаты – казах белән рус байрак кадаган. Безгә дә барыбызга бергә булырга, балаларыбызны да шундый рухта тәрбияләргә кирәк. Шул чагында гына җиңелмәс булачакбыз. Махсус хәрби операция дә шуны дәлилли. Без уртак эш башкарабыз – Ватаныбызны саклыйбыз.

Ирләр дуслыгы турында нәрсә әйтер идегез?

Без бер-беребезгә, брат, дип дәшәбез. Мәсәлән, «Whats-App»та үзебезнең хәрби частьтагыларның һәм 2001-2003 елларда хезмәт иткән егетләрнең төркеме бар, алар белән аралашабыз. Егетләр бөтен ил буйлап таралышкан, күбесенең гаиләсе бар. Ләкин, аралар ерак булса да, зур таяныч сизәбез. Элек картәтиләр безгә сугышта үзләрен кызганмыйча батырларча алышкан герой яугирләр турында сөйлиләр иде. Хәзер монда, сугыш кырында, үзем дә шундый сугышчылар белән очрашам, аларның ныклы ихтыярлы, стресска чыдам, көчле булуларын күрәм. Бер генә нәрсә әйтә алам: психологик ныклык, тынычлык саклау, акылны контрольдә тоту һәм чиктән тыш сабырлык күп нәрсәне хәл итә.

Хәзерге вакытта, окопта шундый сугышчылар белән янәшә булганда, мин аларның ихтыяр көченә һәм иң катлаулы хәлләрдә дә салкын канлылыкны саклап калу сәләтенә ия дип әйтә алам. Бу чыннан да таң калдыра…

«Гафу ит, мин йөгердем, вакыт булу белән тагын язармын», дигән сүзләр белән ул чираттагы заданиегә китте.

Үзеңне сакла, уңышлар телибез сиңа, сугышчы!

Әлеге мәкалә сугышчының фикерләрен максималь саклап язылды.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: