Ике ел элек өйдә тормыш иптәше белән кызы көткән булса, хәзер инде улы да бар. Бала туу турындагы документ күрсәткәннән соң, аны берсүзсез сабыен күрергә кайтарып җибәргәннәр.
– Хатыным белән улымны бала тудыру йортыннан үзем каршы алуыма бик шатмын. Нәселемне дәвам итәчәк баламны беренче тапкыр кулыма алган мизгелне беркайчан да онытмаячакмын. Ул шундый кечкенә, шундый матур, аның тәмле исен озак сулап тордым. Шул рәвешле бу тойгыларны озайтырга теләдем. Моны сүз белән генә аңлатып булмый. Бу әйтеп бетергесез тойгылар, – дип дулкынланып сөйләде хәрби хезмәткәр.
Армиядә хезмәт иткәндә ул старшина дәрәҗәсенә күтәрелгән, махсус хәрби операция башлангач йөрәк кушуы буенча читтә кала алмаган: аның белеме һәм тәҗрибәсе анда – алгы сызыкта бик мөһим булган. Хәзер «Мордвин» – рота командиры урынбасары.
– Барыбызга да куркыныч, әмма Ватан алдындагы бурычны үтәргә кирәк, һәм аны дәүләт мәнфәгатьләрен батырларча яклап, лаеклы үтәү мөһим. Без барыбыз да ни өчен анда булуыбызны яхшы беләбез. Бик авыр! Яшермим, – диде хәрби хезмәткәр. – Ике тапкыр яраландым, беренчесе контрактка кул куйганнан соң ике ай узгач булды, сугыш кырыннан тиз арада эвакуацияләделәр. Ростов госпиталендә дәваландым. Хатыным да яныма килде. Табиблар алларына куелган бурычны яхшы үти, алар үз эшенең профессионаллары. Аларга бик рәхмәтлемен. Реабилитациядән соң кире сугыш кырына, иптәшләрем янына киттем. Өйдә калу турында уйламадым да. Эш тәмамланмаган бит әле, – дип ассызыклый яугир. – Икенче тапкыр снаряд кыйпылчыгы кулыма эләкте. Ул чагында хәвефсезлекне саклап мине эвакуацияләүгә ике көн китте. Күрүегезчә, исән-саумын, сезнең каршыгызда утырам, – дип елмайды ул.
Хәрби хезмәткәрнең сүзләренә караганда, һәр ялдан соң ул алгы сызыктагы яугирләр янына гуманитар йөк алып китә. Бу юлы көнкүрештә ки-
рәкле әйберләрдән һәм азык-төлектән тыш, буржуйка мичен дә алган. Халык һәм волонтерлык оешмалары бик зур булышлык күрсәтә, әле беркайчан да ярдәм итүдән баш тартканнары юк, хәтта бернәрсә сорамасак та җибәрәләр, дип ассызыклый ул.
Аның белән махсус хәрби операция зонасына эләккән кешенең ничек үзгәрүе турында да сөйләштек.
– Иң авыры, әлбәттә, ялдан соң кире китү, – ди сугышчы. – Тик, хәрби часть урнашкан җиргә килү белән бөтен хис-тойгыларыңны басып эш-
кә чумасың. Безнең ротада минем урынбасарым – милләте буенча казах булган яугир өйдәге кебек ямь тудыра. Ул пешеренергә ярата, кул астында булган азык-төлектән тәмле ри-
зыклар әзерләп ашата. Гуманитар ярдәм белән безгә хәтта әфган казаны да җибәрделәр. Су-гышчының тамагы тук, яхшы киенгән һәм коралланган булырга тиеш. Бу бик мөһим. Һәм тагын да, монда динле булмаган кеше дә Аллаһы Тәгаләгә ышана башлый, бу факт. Сугышта ышаныч мөһим. Ул рухи яктан гына түгел, физик яктан да ярдәм итә. Шунсыз хәрби бурычны үтәү җиңел түгел. Ул алга омтылу һәм үз эшеңне башкарып чыгу өчен кирәкле көч бирә.