Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
21 ноябрь 2024, 09:00

Ватан, бурыч һәм перспективалар

«ГосСтарт» программасын гамәлгә ашыру барышында агросәнәгать колледжында Чишмә районы хакимияте башлыгы, җәмәгать эшлеклеләре һәм предприятие җитәкчеләренең студентлар белән очрашуы узды

Ватан, бурыч һәм перспективаларВатан, бурыч һәм перспективалар
Ватан, бурыч һәм перспективалар

Программа кадрларны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә җәлеп итүне – аларның карьера һәм һөнәри үсеш өчен җәлеп итүчәнлеген шәхси мисалда күрсәтүне максат итеп куя. Әмма безнең район очрагында бу очрашу планлаштырылганнан да зуррак файда китерде.

Очрашуны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин ачып җибәрде.

– Сез безгә белемле хезмәткәрләр һәм үз эшегезнең һөнәриләре буларак бик кирәк, тиздән район тарихын нәкъ сезнең буын дәвам итәчәк, – дип мөрәҗәгать итте ул студентларга. – Әлегә сезнең төп бурычыгыз – уку, тиздән юлларыгыз аерылачак, әмма район һәркемгә лаеклы башлангычта ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте Илдар Фәүзи улы.

– Мин бу колледжга һәр-вакыт аеруча дулкынлану белән киләм. Биредә яшьлек елларым үтте, киң профильле шофер-тракторчы буларак беренче һөнәремне алдым. Соңыннан әле күп еллар укыдым, хезмәт баскычы буйлап күтәрелдем, ләкин барысы да шушы уку йортыннан, минем чын күңелдән механиканы һәм техниканы аңларга теләгемнән башланды. Ул елларда без курсантлар идек һәм горурланып киеп йөргән формабыз бар иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ришат Әнис улы укыган вакытта урып-җыю чорында комбайнчы булып эшләве турында да искә алды. Аннары үзен дәүләт хезмәтенә китергән юл, катлаулыклар һәм киләчәгенә йогынты ясаган карарлар кабул итүе турында сөйләде.

Студентлар район башлыгына сораулар бирү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмадылар һәм аның нәтиҗәле җитәкче булырга, кече ватаныбыз өчен эшләргә ниятләгән бөтен уйларын тормышка ашырып өлгерергә хыяллануы ачыкланды.

Студентлар алдында «Рәсәйнең Әфганстан ветераннары берлеге» оешмасының район бүлекчәсе рәисе Андрей Исаев та чыгыш ясады. Ул, тәҗрибәле һәм ихлас җәмәгать эшлеклесе буларак, тормышның тиз үтүе, дөрес карарлар кабул итүнең мөһимлеге, Ватанга мәхәббәт һәм иптәшләргә карата хөрмәт турындагы фикерләрен җиткерде. Ә «Чишмә су-канал» предприятиесе җитәкчесе Ирек Хисаметдинов егетләргә һәм кызларга киләчәктә уңышларга ирешү өчен көндәлек һәм нәтиҗәле гамәлләр – физик активлык, уку, белемнәреңне үстерү ярдәмендә үз өстеңдә эшләргә кирәклеге турында тәфсилләп аңлатты.

Бу иртәдә чыгыш ясаучыларның барысын да бер нәрсә – бу кешеләрнең үз эшләрен яратуы һәм илебезнең ватанпәрвәрләре булуы берләштерде. Ә нәрсә белән булса да чын күңелдән мавыгучылар ирексездән үзләре артыннан ияртә беләләр. Әлеге әңгәмәнең нәтиҗәсе килә-чәктә яшь һәм алдынгы карашлы белгечләрдә чагыласына ышанасы килә.

Бу очрашуда студентлар яз айларында колледжны тирән үзгәрешләр көтүен белделәр. Шулай ук аны филиалдан автоном статуслы уку йорты итү максат булып тора. Район башлыгы югалган квалификацияләрне, һөнәрләрне кире кайтару һәм агрономия факультетын ачуны өстенлекле бурычларның берсе булуын билгеләп үтте һәм шул уңайдан филиал мөдире Ирек Мифтаховка мөрәҗәгать итеп, аграр инвесторларның бу кадрлар бе-лән кызыксынуын, булачак аудиторияләрне төзекләндерүне һәм тулыландыруны үз өстенә алырга әзер булуларын хәбәр итте.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас