Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 февраль 2023, 11:06

Горный авылы мәчетенә – ун ел

Горный авылында мәчет ачылуның 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм вәгазен Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собханкулов укыды. Ул бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде, Горный авылы имамы Рөстәм хәзрәт Каһармановка эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Горный авылы мәчетенә – ун ел
Горный авылы мәчетенә – ун ел

Авыл мәчете 2013 елның 2 февралендә ачылган.

– Гыйбадәтханә төзелгәнче өлкәннәр белән мөселман бәйрәмнәренә Ар яки Караякуп мәчетләренә йөри идек. Авыл халкы миңа, намаз һәм догаларны үзебездә укысагыз иде, дип мөрәҗәгать итте. Авыл мәдәният йорты бинасында бер бүлмә тәкъдим иттеләр. Аны ремонтлау өчен акча җыйдык, кирәкле сумма бик тиз табылды, хәтта соңыннан да китерүчеләр булды. Һәм бу безгә үз мәчетебезне төзергә этәргеч булды, – дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

– Авыл буйлап йөреп, 375 мең сум акча җыйдык. Безне мәҗелесләргә чакырсалар да, бу турыда игълан итеп, хәер акчаларын шушы изге эшкә тапшырырга тәкъдим итә идек. Шулай итеп бөтен авыл халкы белән төзелеш өчен кирәкле сумма җыелды. Хәзер бер гаилә булып тату яшибез, – ди Мөхәрәмә апа Әхмәдешина.

Мәчет ишекләре һәрвакыт ачык. Авылда яшәүче 20 яшьлек Газим Ходайназаров азан әйтеп халыкны намазга чакыра, мәчеткә көн саен җыелалар. Горный авылы мәхәлләсе актив эш алып бара, биредә бөтен авыл белән мөселман бәйрәмнәре үткәрелә. Ял көннәрендә Уфадан укытучы килеп ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрә. Бу дәресләргә балалар да, олылар да йөри. 

– Рөстәм абый безгә шәригать кануннарын, изгелек кылып яшәү мөһимлеген аңлата. Мин дә мәчеткә йөри башладым, – диде авыл старостасы Роман Әсәдуллин һәм авыл халкына изге теләкләрен җиткерде.

Чарага килгән кунаклар Әмир Газизов әзерләгән тәмле аш һәм хуш исле пылау белән сыйландылар.      

Горный авылы мәчетенә – ун ел
Горный авылы мәчетенә – ун ел
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: