+4 °С
Болытлы
Балаларга этнография музеендагы милли киемнәрнең бай коллекциясен карау, 300гә якын экспонатның Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча «Сеңелкәш» фильмын төшерү өчен алынуын белү кызыклы булды.
Ә «Авангард» уку үзәгендә балалар 10нчы сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннарның ничек узуын күрделәр. Медицина, сафта йөрү һәм тактик әзерлек буенча күнекмәләр үтүче бүлмәләрне карадылар. Шулай ук яшь ДОСААФчылар кабинетында булдылар, парашют төзелеше һәм аның белән ничек сикерүләре турында белделәр.
Укучылар өчен экскурсияне ДОСААФның Башкортстан буенча төбәк бүлеге рәисе урынбасары Гөлнара Мануйлина үткәрде.