Яңа ел каникуллары 9 көн: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
2023 елның беренче эш атнасы 9 гыйнвардан башлана.
Бәйрәм көннәрендә эшлиләр:
Үзәк район дәваханәсе: поликлиника, педиатрия, стоматология – көн саен 8дән 5кә кадәр. Чакырулар сәгать 4кә кадәр кабул ителә.
2023 елның 1 һәм 2 гыйнварында, эш якшәмбе графигы буенча, өйдәге авырулар янына бару – кичке 5кә кадәр;
2023 елның 2–6 гыйнварына кадәр – медицина тикшерүләре, диспансерлаштыру уздырылачак; табибны кичекмәстән чакыру өчен телефон саннары: контакт-үзәк – 122, Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте – 112, ашыгыч медицина ярдәме – 103 (кесә телефоны өчен) һәм 03 (стационар телефон); авылларда табиблык амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары – 2, 4, 6 гыйнварда 9дан 4кә кадәр эшли.
27нче даруханә: 1 гыйнварда 11.00–16.00 сәгатькә кадәр, 2–6 гыйнварда – 8.00–20.00.
ЗАГС бүлеге: 31 декабрьдә кыскартылган көн – 16.00 кадәр, 3 һәм 6 гыйнварда 9.00–17.00,
10 гыйнвардан башлап гадәти режимда.
Үзәк почтамт: 31 декабрьдә 17.00гә кадәр кыскартылган көн; 1, 2 һәм 7се – бәйрәм көннәре, калган көннәрдә гадәти эш графигы буенча.
«Чишмә» гәзите редакциясе: 4 гыйнварда 9.00–17.00.
Пенсияләрен почта бүлекләре аша алучыларга акча 3 гыйнвардан башлап график буенча таратылачак. Пенсияне һәм башка социаль түләүләрне кредит учреждениеләр аша 12се алучыларга 2023 елның гыйнвар ае өчен акчалар вакытыннан алда – 2022 елның 29 декабрендә биреләчәк.