Чишмэ
+22 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
6 Сентября 2022, 11:24

Авыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгән

Рәсәйдә Авыл ипотекасы программасын озайттылар. Рәсәй Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин белдерүенчә, программа быел тәмамланырга тиеш иде, әмма хәзер аның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән: «Авыл халкы, программа тәмамланганчы өлгермәсбез инде, дип хафаланмыйча, йорт сатып алу яки төзү өчен, кредитлар рәсмиләштерә алачак. Шул ук вакытта ставка элеккечә калачак – 3 проценттан да зуррак түгел».

Авыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгәнАвыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгән
Авыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгән

Нәрсә ул авыл ипотекасы?

Бу – авыл җирендә йортны яки җир участогын ипотекага кереп, минималь түбән процент белән – еллык 0,1дән 3 процентка кадәр – алу мөмкинлеге. Шулай ук кредит акчаларын моңа кадәр булган җир участогында йорт төзүгә юнәлтергә дә мөмкин. Ә менә авыл ипотекасы буенча элеккечә фатир сатып алу мөмкинлеге хәзер юк.

 

Ни өчен ставкасы түбән? Берәр гыйльләсе бармы?

Юк. Банклар берни дә югалтмый, аларның алып бетермәгән табышларын дәүләт субсидия рәвешендә каплый.

Акча авылларны саклап калу, кешеләр туган җирләрендә уңайлы йортларында яшәсен өчен бүленә.

Төп шартлары нинди?

Барыннан да элек, җир яки торак авыл территорияләрендә урнашырга тиеш. Һәм сүз төпкел авыллар турында гына бармый. Мәсәлән, программа Уфа янындагы Зубово яки Булгаково кебек авылларны да колачлый. Шулай да, арзанлы кредитка өмет итеп, җир алганга кадәр, банкта үзегез сайлаган җир участогының нинди ведомствога каравын ачыклагыз. Шулай ук программа буенча халкы 30 мең кешедән артык булмаган кечкенә шәһәрдә күчемсез милек сатып алырга рөхсәт ителә.

Авыл ипотекасы буенча процент ставкасы 3 проценттан артмый, кредитның максималь срогы – 25 ел, максималь сумма – 3 миллион сум. Ташламалы ипотека алу өчен кимендә

10 процент күләмендә беренчел взнос кертергә кирәк. Моның өчен ана капиталын кулланырга да мөмкин. Әйткәндәй, банклар сезгә авыл ипотекасын хупларга да, шулай ук хупламаска да мөмкин, бу – аларның хокукы. Бу шул ук кредит, монда шулай ук бурычка алучының кредит тарихы, даими эш урыны, тотрыклы кереме булуы исәпкә алына. Шул ук вакытта программада теләге булган һәркем катнаша ала: гаиләле кешеләр дә, буйдаклар да, картлар да, яшьләр дә, авыл кешеләре дә, шәһәр халкы да. Авыл ипотекасы бер тапкыр гына бирелә.

 

Теләгән һәр йортны сатып алырга мөмкинме?

Берничә шарт бар. Беренчедән, йортның яше, әгәр дә сез аны физик берәмлектән сатып аласыз икән –  5 елдан, ә юридик берәмлектән сатып алганда 3 елдан да артмаска тиеш. Икенчедән, торак ел әйләнәсенә яшәү өчен яраклы булырга һәм барлык коммуникация-ләр: ут, су, канализация, газ яки электр ягулыгы белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Торак мәйданының социаль нормадан да ким булмавы шарт. Ялгыз яшәүчеләр өчен бу – 33 квадрат метр, ике кешедән торган гаилә өчен – 42 квадрат метр, әгәр гаиләдә өч һәм аннан күбрәк кеше булса, һәр кешегә – 18әр квадрат метр.

 

Әгәр җир арендада икән, йорт төзү өчен авыл ипотекасы бирәчәкләрме?

Әйе, участокка милек хокукы булу мәҗбүри түгел, аренда килешүе дә җитә. Төп шарт – җир участогының категориясе анда торак объект төзү мөмкинлеге бирсен. Тагын бер шарт: әгәр сез йортны ипотека акчасына төзисез икән, ташламалы кредитны рәсмиләштергәннән соң ике ел эчендә аны төзеп бетерергә кирәк, югыйсә, сезгә кредит килешүе буенча ставканы арттырачаклар.

 

Ә СНТ яки ДНТ программасы буенча йорт сатып алырга буламы?

Монда чикләүләр юк. Әгәр йорт банк таләпләренә туры килә икән, проблема булмаячак.

Мөстәкыйль рәвештә йорттөзергә телим, мин арзанлы кредитка өмет итә аламмы?

Юк. Авыл ипотекасы буенча йорт төзүне подрядчы оешма подряд килешүе буенча башкарырга тиеш. Подрядчының төзелештә кимендә ике ел эш тәҗрибәсе булырга, ул билгеле бер таләпләргә туры килергә һәм банкта аккредитация үткән булырга тиеш.

 

Яңа йортта, һичшиксез, теркәлү зарурмы?

Әйе, бу – заемщик өчен мәҗбүри шарт. Ул милек хокукын рәсмиләштергәннән соң ярты ел эчендә яңа торакта теркәлергә тиеш. Моннан тыш, кешенең  торакны яңадан сату һәм акча эшләү максатыннан түгел, ә яшәү өчен сатып алуын раслау өчен, биш ел дәвамында ел саен банкка теркәлү адресының үзгәрмәвен расларга кирәк булачак.

Сүз уңаенда, авыл ипотекасы буенча сатып алынган торакны кредит алу килешүенә кул куйганнан соң биш ел дәвамында сатарга яки бүләк итәргә ярамый, хәтта сез бу вакыт эчендә кредитны тулысынча түләп бетергән булсагыз да.

 

Шул ук вакытта

Башкортстан – авыл ипотекасы бирү буенча лидер

2020 елда авыл ипотекасы гамәлгә кергәч тә, Башкортстан шунда ук Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән хупланган гаризалар саны буенча лидерлар исемлеген әйдәде, ә соңрак бөтенләй беренче урынга чыкты.  Быел да республика лидерлык позицияләрен бирми, ел башыннан төбәктә 500 миллион сумлык 200 торак кредиты бирелгән. Барыннан да ешрак ташламалы ипотекадан 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр файдалана. Күпчелек йорт һәм җир участокларын Уфа, Чишмә, Кырмыскалы, Стәрлетамак һәм Иглин районнарында сайлый.

Авыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгән
Авыл ипотекасының гамәлдә булу вакыты хәзер чикләнмәгән
Автор:
Читайте нас