Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 август 2022, 09:43

Чүп түгү мәйданчыкларында тәртипсезлек хөкем сөрә

Барлык коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән чүп түккән өчен түләү дә арта, ә чүп-чар контейнерлары еш кына шыплап тулган килеш тора.

Чүп түгү мәйданчыкларында тәртипсезлек хөкем сөрә
Чүп түгү мәйданчыкларында тәртипсезлек хөкем сөрә

Бу хәл кешеләрнең ачуын чыгара: «Нәрсә өчен түлибез?» дип ризасызлык белдерүчеләр бар. Гомумән, «Ямь» җәмгыятенең элеккеге директоры Вадим Гайсин сүзләренә караганда, тимер контейнерлар 2021 елда ук тулысынча евроконтейнерларга алыштырылырга тиеш булган. Тик әлегә алар район үзәгендә дә аз.

Чишмә поселогының үзәк урамнарында чүп-чарны вакытында алып китсәләр дә, башка урыннарда контейнерлар еш кына тулы тора.

Хәтта Ленин урамындагы чүп-чар мәйданчыгы да тиешле коймалардан башка урнаштырылган, ә зур күләмле чүп-чар өчен контейнерлар бетон түшәлгән мәйданчыкка түгел, ә бөтенләй җиргә куелган. Шул сәбәпле әшәке исле күлләвек барлыкка килгән һәм яшел чебеннәр мыжлап тора. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә чүп-чарны контейнерга салмыйча, бер-ике адым читтә калдырып хәлне тагын да катлауландыра.

Ә авыл биләмәләрендә исә зур габаритлы чүп өчен куелган контейнерлар бөтенләй сирәк күренеш. Нәтиҗәдә, халык чүп-чарны мәйданчык читенә өя. Авыл биләмәләре башлыклары сүзләренә караганда, акча җитмәү сәбәпле, чүпне алып китү өчен махсус машинага еш заказ биреп булмый, чөнки моның өчен урындагы үзидарә хисабына түләргә туры килә. Менә шулай итеп яңадан-яңа өемнәр барлыкка килә. Элек мәсьәлә гади генә хәл ителгән, авыл халкы барлык калдыкларны яндырган, тик соңыннан алай эшләү тыелган.

Кызганычка каршы, безнең районны хезмәтләндерүче «Спецавтохозяйство» төбәк операторы аңа йөкләнгән өметләрне акламый, бу турыда без гәзитнең 8 июльдә чыккан 27нче санында да яздык.

Чүп полигоннары да, исәпләүләр буенча, 2024 елга шыплап тулачак. Шул ук вакытта гомуми чүп-чарның нибары 4 проценты гына сортларга аерып эшкәртелә.

Әйтергә кирәк, поселоктагы чүп мәйданчыкларының күбесендә пластик шешәләр салу өчен аерым урыннар бар. Шуңа күрә район үзәгендә яшәүче һәркем тирә-як мохитне саклауга үз өлешен кертә ала. Чөнки эшкәртелгән чүп-чар планетаны чүпләми, ә көнкүрештә кирәкле әйберләр, тартмалар, келәмнәр һәм хәтта кием-салым рәвешендә кулланыла ала.

Әгәр чүп-чарны сортларга бүләргә телисез икән, кәгазь, пластик, пыяла һәм металл салу өчен сезгә нибары дүрт пакет кирәк булачак.

Бу табигатькә сакчыл карашта беренче адымыгыз булачак, сезгә карап балаларыгыз һәм оныкларыгыз да шулай эшләячәк. Ә бүгенге көндә илдәге чүп-чарның 90 проценты җиргә күмү өчен полигоннарга, я чүплекләргә озатыла.

Яхшы яңалык та бар. Күптән түгел Чишмә поселогының «Ямь» җәмгыятенә «КАМАЗ КО-440-5» базасында эшләнгән яңа чүп ташу машинасы кайтарылды.

Ул каты көнкүреш калдыкларын тыгызлап төяү һәм илтеп түгү өчен билгеләнгән. Юлда барганда чүп-чарны плитә белән тыгызлау сәбәпле, хезмәтләндерү вакыты 25 процентка кими.

Күбрәк фотоларны безнең сайтта карарга мөмкин: https://rodnikplus.ru/.

Чүп түгү мәйданчыкларында тәртипсезлек хөкем сөрә
Чүп түгү мәйданчыкларында тәртипсезлек хөкем сөрә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: