Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ничек җиңел генә хәл итәргә?

Кирәкле мәгълүматлар таркау рәвештә урнаштырылган дистәләгән сайт урынына дәүләт бер зур ресурс булдырды, анда торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы барлык мәгълүмат тупланган.

Башкортстанда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ничек җиңел генә хәл итәргә?
Башкортстанда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ничек җиңел генә хәл итәргә?

«ТКХ ГИС» дип аталган системада республикадан – 140 меңнән, ә ил буенча биш миллионнан артык кеше теркәлгән дә инде. Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән берлектә,  әлеге ресурс ярдәмендә ничек күпсанлы мәсьәләләрне телефоннан аерылмыйча гына хәл итү мөмкинлеге турында сөйлибез.

1. Милекчеләр җыелышын үткәрү

Мәгълүм булуынча, идарәче компанияне алыштыру, чүп үткәргечне бөтенләйгә бикләп кую, «Башкортстан ихаталары» программасында катнашу яки башка гомумйорт мәсьәләсен хәл итү өчен милекчеләр җыелышын үткәрергә кирәк. Күпчелек йортлар өчен бу әле дә техник яктан шактый катлаулы – ун көн эчендә барлык милекчеләргә язма рәвештә хәбәр итәргә, бланклар бастырырга һәм 50% + 1 кв. м милекчеләрнең имзаларын җыярга кирәк.

Закон буенча, хәзер йортта яшәүчеләр килешеп, «кәгазь» җыелышны электрон рәвештәгесе белән алыштырырга яки тулыландырырга мөмкин. Идарәче компания һәм милекчеләр йортта яшәүчеләрнең гомум җыелышларын үзләре үткәрә, көн тәртибен формалаштыра ала, мондый карарлар юридик көчкә ия булачак. Бу күпкә уңайлырак – телефоннан керәсең һәм тавыш бирәсең.

Бу «ТКХ ГИС» аша башкарыла: «Йорт буенча тавыш бирү» сылтанмасына күчегез һәм көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тавыш бирегез. Тавыш бирү тәмамланганнан соң шунда ук йомгаклау протоколы һәм нәтиҗәләр белән дә таныша аласыз.

2. Коммуналка өчен комиссиясез түләү

Банклар торак-коммуналь хуҗалык өчен һәр түләүдән кечкенә генә булса да комиссия ала. Акчаны янга калдырырга һәм, мәсәлән, аңа балага туңдырма сатып алырга мөмкин икән, нигә артыгын түләргә?

Моның өчен тәүдә «ТКХ ГИС» системасына үз шәхси исәбеңне тоташтыру зарур. Түләргә кирәк булган барлык исәпләрне дә кертергә мөмкин (мәсәлән, сез әти-әниегезгә, картәни-картәтиләрегезгә ярдәм итә аласыз һ. б.). Шәхси кабинетка керегез, «Шәхси исәпне шәхси кабинетка тоташтыру» төймәсенә басыгыз. Экранда килеп чыккан «Тоташтырылган шәхси исәпләр исемлеге» битендә «Шәхси исәпне тоташтырырга» төймәсенә басыгыз. Ачылган тәрәзәдә «Йорт адресы» төймәсенә басыгыз, адресны өстәгез һәм  шәхси исәбегез номерын языгыз (аны квитан-циягездән күчереп язарга була). Барысы да дөрес икәнлеген тикшерегез, һәм «Тоташтырырга» төймәсенә басыгыз. Әзер!

Ачылган формада сезнең йортыгыз юк икән, бу хакта идарәче компаниягә һәм Дәүләт торак инспекциясенә хәбәр итегез.

Хәзер коммуналканы ничек түләргә кирәклеге турында аңлатабыз. «Гамәлләр» бү-легенә керегез, «Торак-коммуналь хезмәтләр (ЖКУ) өчен түләргә» төймәсенә басыгыз һәм түләргә кирәкле сумманы языгыз. Идарәче компаниягезнең дөрес күрсәтелгән булуын мотлак тикшерегез, югыйсә, ялгышлык җибәрелергә дә мөмкин.

Түләү ысулын сайлыйбыз. Беренчесе – гадәти банк картасы белән түләү, әмма бу комиссия алына торган иске вариант. Икенчесе –  «Виртуаль дөнья» кошелегын ачарга мөмкин. Бу – банкның бушлай виртуаль картасы, аны чыгарган һәм хезмәтләндергән өчен түләү алынмый. Әгәр «Виртуаль дөнья» картасын өч мең сумнан күбрәк суммага тулыландырасыз икән, комиссия алынмаячак, азрак булган очракта, сездән 20 сум алачаклар.

 

3. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырабыз

Шәхси исәпне  тоташтырыгыз (2 пунктны карагыз). Шәхси кабинетның төп битендә «Исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга» гиперсылтамасына яисә «Торак биналар» тәрәзәсендә «Күрсәткечләрне кертергә» төймәсенә басыгыз. «Исәпләү приборлары буенча агымдагы күрсәткечләрне кертү» бите ачылачак. Счетчигыгыз күрсәткечләрен һәм аларны язып алган датаны кертегез. Аннары мотлак «Сакларга» төймәсенә басыгыз.

 

4. Заявка калдырабыз яки идарәче компания эшенә зарланабыз

Әгәр сезнең идарәче компания ихатаны җыештырырга, торбаларны чистартырга яки башка вазифа бурычларын үтәргә теләми икән, кыю рәвештә шикаять калдырыгыз, әгәр дә җавап бирмиләр икән, күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итегез. Бу – сезнең хокук, чөнки сез алар күрсәткән хезмәт өчен акча түлисез.

Шәхси кабинетта «Мөрәҗәгать яки шикаять юллау» функциясен сайлыйбыз. «Йорт/территория адресы» кырыннан уң як төймәгә басабыз һәм мәсьәләне тикшереп хәл итү таләп ителгән адресны кертәбез. Барлык юлларны да тутырабыз. «Мөрәҗәгатьләр өчен тема» кырында кирәклесен сайлыйбыз. Әгәр берсе дә туры килми икән, «Башка тема»ны сайлагыз.

Хәзер «Мөрәҗәгать адресаты» кырыннан уңда укны аска таба басыгыз, мөмкин булган адресатларның тулы исемлеге килеп чыгачак, анда үзегезнең идарәче компаниягезне язарга кирәк. Моны аның ИННы буенча эшләргә мөмкин (исәп-извещениедә бар).  Туры килгә-нен тапмадыгызмы? Ул очракта «Киңәйтелгән эзләү» төймәсенә басыгыз һәм шунда сайлагыз.

Шикаятьне «Мөрәҗәгать тексты» дигән урынга  языгыз. Максималь кыска һәм аңлаешлы итеп язарга киңәш итәбез. Таләп ителгән очракта, документларның фотоларын яки сканнарын беркетегез.

«Җибәрергә» төймәсенә басыгыз. Мөрәҗәгать тапшырылды. Мондый мөрәҗәгатьләр рәсми булып санала, аларга тиз һәм җентекле җавап бирергә тиешләр, аларны искә алмый калдыра да, «югалта» да яки мәгънәсез отписка белән котыла да алмаячаклар.

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

«ТКХ ГИС» сервисының интернеттагы адресы: dom.gosuslugi.ru. Уңайлы булсын өчен кушымтаны телефоныгызга күчерегез. Аннан файдалану өчен аерым теркәлү кирәкми, Дәүләт хезмәтләрендә расланган язылу аша керергә мөмкин.

Башкортстанда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ничек җиңел генә хәл итәргә?
Башкортстанда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен ничек җиңел генә хәл итәргә?
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас в