Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Ни өчен туган төбәгеңдә уку яхшырак?

Республикада югары уку йортларына керү кампаниясе башланды. Абитуриентларга нәрсәләрне белү зарур, нинди вузны сайларга?

Ни өчен туган төбәгеңдә уку яхшырак?
Ни өчен туган төбәгеңдә уку яхшырак?

Туган төбәгеңдә калыргамы яки бәхетне читтән эзләргәме?

Бүген шушы хакта сөйләячәкбез.

Бюджет урыннары артты

Республика Башлыгы Радий Хәбиров үз блогында белдерүенчә, быел республика вузларында 14 374 бюджет урыны булдырылган, бу элегрәк планлаштырылганнан 909 урынга күбрәк. Димәк, укырга кереп бушлай белем алу мөмкинлеге артты. Бу бик шәп, чөнки безнең вузларда яңа заманча белгечлекләр барлыкка килде. Мәсәлән, компьютер уеннары һәм виртуаль симуляторлар инженеры, стартаплар менторы, очучысыз техника проектлаучы. Гадәти булмаган һөнәрләрне УДНТУда, УДАТУда, БашДУда һәм БДПУда үзләштерергә тәкъдим итәләр.

 

Документларны онлайн рәвештә тапшырырга мөмкин

Быел гаризалар бирү вакыты – 27 июль. Абитуриент документларын биш югары уку йортына берьюлы берничә белгечлеккә – икедән унга кадәр – тапшыра ала. Һәр югары уку йорты лимитларны мөстәкыйль билгели.

 

Менә нинди документлар  булу зарур:

  өземтәләр һәм кушымталар белән уртача белем алу турында аттестат,

  паспорт күчермәсе,

  гариза,

  3х4 сантиметр зурлыктагы ике фото.

Документларны вузның кабул итү комиссиясенә шәхсән, шулай ук документлар салынган хат җибәреп, уку йортының сайты, Дәүләт хезмәтләре яки почта аша тапшырырга мөмкин.

 

Күршеләр безгә укырга килә

Безнең вузларның сорау белән файдалануын статистика мәгълүматлары да раслый. Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров билгеләвенчә, соңгы елларда беренче тапкыр бездә студентларның һәм укучыларның уңай сальдосы күзәтелә. Безгә өстәмә рәвештә ике меңнән артык студент килде. Бу бик яхшы тенденция. Әмма белем бирүнең сыйфатын шәхси фикердән чыгып түгел, ә чын-чынлап, күп факторларны исәпкә алып ничек бәяләргә? Моның өчен мәгариф өлкәсендәге экспертлар ел саен уку йортлары рейтингларын төзи. «Интернетта ниләр язуларына» карап түгел, ә объектив күрсәткечләргә – фәнни эшләр нәтиҗәләренә, студентларның активлыгына, эш бирүченең укыганда һәм укудан соң  аларга ихтыяҗына һәм башка бик күп факторларга таянып. Хәтта төрле рейтингларны тиз генә анализлау да шуны күрсәтә, безнең югары уку йортлары беренче урыннарны биләмәсә дә (анда, нигездә, кыйммәтле Мәскәү университетлары), аларга ихтыяҗ шактый зур. Бу бигрәк тә инженер-техник белгечлекләргә һәм «нефтянка» белән бәйле һөнәрләргә кагыла. Безнең белгечләр төрле тармакларда эшли һәм алар Рәсәйдә дә, дөнья күләмендә дә сорау белән файдалана. 

 

Рейтинглардагы урын

Шушы көннәрдә «Интерфакс» агентлыгы Университетларның дәүләт рейтингын бастырды, анда илнең 358 югары уку йорты кергән. Беренче йөзлектә Уфаның берьюлы дүрт вузы – УДНТУ (41нче урын), БашДУ (71нче), УДАТУ (78нче) һәм БДМУ (97нче урын). Шул ук вакытта педагогия һәм аграр университетлар 130 һәм 144 урыннарны биләде. Ил университетлары рейтингын М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, «МИФИ» Дәүләт тикшеренү атом-төш университеты һәм Мәскәү физика-техник институты (дәүләт университеты) җитәкли.

Әгәр динамикада карасак, мәсәлән, Уфа дәүләт нефть-техник университеты 59–57нче урыннан 41нче урынга күтәрелгән, медицина, педагогия һәм аграр университетлар да үз позицияләрен яхшырткан.

Башка тикшеренүләрдән «Forbes» журналы версиясе буенча илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингын, шулай ук дөньяда университетларның иң абруйлы халыкара рейтингларының берсе булган «THE – Times Higher Education Impact Rankings-2021»не   билгеләп үтик, анда 94 илдән 1117 университет кергән.

Мөһим момент. Бу рейтингларның барысы да БашДУ һәм УДАТУ базасында зур университет булдыру һәм безнең төбәктә мәгариф үсешенә зур этәргеч бирәчәк дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәге төзү турында игълан ителгәнче үк төзелгән иде.

 

Өйдә уку отышлы

«Беренче унлык»тагы дәрәҗәле федераль вузларның бюджет урыннарына хәтта актив иҗтимагый эш алып барган отличниклар да керә алмаска мөмкин. Ә коммерция-ле нигездә белем алу – гаилә бюджетына өстәмә йөкләнеш.

Без эре федераль вузларның сайтын тикшердек. Аларда уку бәясе елына 300 мең сумнан башлана. Бу туган төбәктә, республика вузларындагы уку бәясеннән якынча ике-өч тапкыр кыйммәтрәк.

Өстәвенә, бу суммага агымдагы чыгымнарны да өстәргә кирәк. Мәскәүдә тулай тораклар бөтен кешегә дә җитми, шуңа күрә  фатир арендаларга (аена кырык мең сум тирәсе) яки шәһәр читеннән электричкада уку йортына барып җитәр өчен көн саен юлга өчәр сәгать вакытны сарыф итәргә әзер булу зарур. Азык-төлеккә һәм агымдагы ихтыяҗларга чыгымнар да өстәлә. Бу тагын егерме мең сум тирәсе. Нәтиҗәдә, булачак мәскәүлене укытыр һәм яшәтер өчен ата-анага ел саен бер миллион сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Һәр гаилә бюджеты да моны күтәрәлми. Һәм ял көннәрендә өйдән әнинең кабартмалары да яки бер капчык бәрәңге белән башка күчтәнәчләр дә булмаячак.

 

 

ӘЙТКӘНДӘЙ

Яхшы укучы студентларга өстәмә түләүләр каралган

Башкортстанда яхшы укучы студентлар өстәмә түләүләр алырга хокуклы. Әйтик, БДИны йөз баллга тапшырган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы вузга (әле болар – БашДУ һәм УДАТУ) кергән студентлар 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча ала, бу Указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Шулай ук югары балл җыючылар уку елы дәвамында арттырылган стипендияләргә исәп тота ала. Аларның күләме төрле вузларда төрлечә: 10 мең сумнан 25 мең сумга кадәр.

Ни өчен туган төбәгеңдә уку яхшырак?
Ни өчен туган төбәгеңдә уку яхшырак?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас в