Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 Май 2022, 12:19

Дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм

25 майда районыбызның 11 сыйныфында белем алган 108 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел чыгарылыш укучыларының күбесе 1нче мәктәптән – бу мәгариф учреждениесендә ике параллель сыйныфта 46 унберенче сыйныф укыган. Иң азы – Калмаш мәктәбендә – нибары ике укучы урта гомуми белем турында аттестат алачак.

Дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм

25 майда районыбызның 11 сыйныфында белем алган 108 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Быел чыгарылыш укучыларының күбесе 1нче мәктәптән – бу мәгариф учреждениесендә ике параллель сыйныфта 46 унберенче сыйныф укыган. Иң азы – Калмаш мәктәбендә – нибары ике укучы урта гомуми белем турында аттестат алачак.

25 майда Чишмә районының барлык мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды. Соңыннан Җиңү паркында чыгарылыш укучыларының тәүге балы башланды. Районның барлык унберенче сыйныф укучылары вальс бию һәм искиткеч мизгелләр белән хозурлану өчен бер урынга җыелдылар. Бу көтеп алынган, әмма шул ук вакытта мәктәп һәм укытучылар белән хушлашкан моңсу көн булды.

Әлеге зур һәм күркәм чараны үткәрү идеясе белән оператив киңәшмәләрнең берсендә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров уртаклашкан иде, һәм 9 Май бәйрәменнән соң ныклап репетицияләр башланды. Салмак кына флешмобка күчкән вальс иҗади төркем белән берлектә оештырылды, кураторлары – мәгариф идарәлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Лилия Ганиева һәм балалар сәнгать мәктәбе хореографы Гөлнара Рәхимова. Лилия Әнвәр кызы сүзләренә караганда, укучылар ике атна дәвамында һәр көнне репетициягә йөргәннәр һәм алар, идеяне тормышка ашырып, төрле мәктәпләрдән барлык унберенче сыйныф укучыларын берләштерә алганнар.

– Күпләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килүе күңелле. Һава торышы комачаулар һәм балның форматын үзгәртергә туры килер, дип борчылган идек. Бәхеткә, барысы да югары дәрәҗәдә үтте, – диде ул.

Чыннан да, иртәдән болытлы һәм яңгырлы булуга карамастан, көн урталарында кояш чыгып, җылы җил исә башлавы шатландырды. Җиңү паркына дулкынланган ата-аналар, матур итеп киенгән чыгарылыш укучылары һәм балалар җыелдылар.

Бәйрәмнең рәсми өлешенә кадәр Җиңү паркында мәктәп җырлары яңгырады, халык арт-объект-лар янында фотога төште. Менә чыгарылыш балы башланды. Кече сәхнәгә бу уку елында 11нче сыйныфларны укытып чыгарган ун белем бирү учреждениесе директорлары чакырылды.

Ә чыгарылыш сыйныфлар сәхнә каршына бастылар.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

– Чыгарылыш балы беренче тапкыр узса да, искиткеч тамаша булды. Иртәсе яңгыр белән башланган көннең чыгарылыш балы алдыннан кояшлы һәм аяз көнгә әйләнүе дә символик мәгънәгә ия. Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән тагын бер кат котлыйм. Уңышлар телим! – диде ул.

Мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова балаларга уңышлар, имтиханнарда югары баллар һәм билгеләнгән барлык максатларга ирешүләрен теләде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга «Фейерверк» вокал берләшмәсе укучылары, Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары да килделәр.

Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары – «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә чыгарылыш сыйныф укучыларына ихлас теләкләрен җиткерделәр. Аларның ихлас чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Илледән артык пар башкаруында вальс һәм дәртле флешмоб барлык тамашачыларга күтәренке кәеф һәм шатлык бүләк итте. Балдан соң бәйрәмнең төп геройлары – чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләре һәм укытучылары уратып алды. Әти-әниләр өчен бу балалары белән бергә үткән тагын бер сынау булса, укытучылар өчен – яраткан укучылары белән аерылышу. Остазлар да, чыгарылыш сыйныф укучылары да күз яшьләрен тыя алмадылар...

Гимназия укучылары Булат Хәбибуллинга, Эльмир Мансуровка һәм Денис Улямаевка соңгы кыңгырауның яңа форматта үтүе ошаган, ул яшьтәшләре арасында яңа дуслар табарга мөмкинлек биргән.

«Кайда гына укырга керсәк тә, нинди генә һөнәр сайласак та, иң мөһиме кеше булып калу», дип билгеләп үтте Булат.  

Яна Малахова балга әнисе белән килгән, ул кызы белән бик горурлана. Эльмира барлык ата-аналарга сабырлык, ә балаларга имтиханнарда уңышлар теләде. Сүз уңаеннан, Янаның беренче имтиханы 30 майда башлана.

Рима Ибатуллина белән Эльмира Мөслимованы бер нәрсә – чит телләр өйрәнүгә мәхәббәт бәйли. Рима Нәҗиповна 1нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы, ә Эльмира быел шул мәктәпне тәмамлый. Ул дүрт ел инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнгән. Үҗәтлеге һәм белемгә омтылышы ярдәмендә быел инглиз теле буенча республика олимпиадасында призер булган. Шунысы игътибарга лаек, биремнәр әлеге телне камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен тәгаенләнгән. Рима Нәҗип кызы билгеләп үтүенчә, укучыларыңның уңышларга ирешүе һәм югары дәрәҗәдә бәяләнүе күңелле хәл. Чөнки аларның җиңүе – ул укытучының да җиңүе һәм үсеш күрсәткече!

Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнары көтә. Бу алар тормышта узарга тиешле иң зур булмаса да, тәүге мөһим сынау. Кайберәүләр өчен сынаулар балдан соң икенче көнне үк башланды – 26 майда укучылар география, әдәбият һәм химия буенча имтихан тапшырдылар.

Чишмә районы унберенче сыйныф укучыларының тәүге чыгарылыш балы күңелләрдә бары тик матур хатирәләр генә калдырды, кадерле балалар, алда сезне бәхетле көннәр һәм бөек ачышлар көтсен!

Дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: