Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Ураза – якты бәйрәм

2 майда барлык мәчетләрдә Ураза гаетенә багышланган гыйбадәт чаралары узды.

Ураза – якты бәйрәм
Ураза – якты бәйрәм

Бу көнне Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчеттә дә халык күп булды. Машина куяр урын да калмады – алар сабантуй мәйданына кадәр тезелде.

93 яшьлек Мөкәрәмә Талипованы гаеткә кызы алып килгән. Таякка таянган әбигә баскычтан күтәрелергә ярдәм итәргә теләүчеләр булса да, ул баш тартты.

– Юк, рәхмәт, үзем менәм. Аннары гел ярдәм көтеп торырга кирәк, ә мин мәчеткә атнага ике тапкыр киләм. Чәршәмбе саен дәресләргә йөрим, быел курслар тәмамлыйм. Бүген бәйрәмгә килдем. Сау-сәламәт булганым өчен Аллаһка рәхмәтлемен. Бәйләргә яратам. Оекбашлар, бияләйләр бәйләп туганнарга һәм танышларга бүләк итәм, килегез, сезгә дә өлеш чыгарырмын, – диде Мөкәрәмә Вәлиулла кызы.

Ачык һәм көр күңелле Мөкәрәмә апа Җиләк-җимеш совхозы бистәсендә яши икән.

Гуфран мәчетеннән килгән Усман хәзрәт бәйрәм вәгазе укыды. «Иң зур хәзинә байлык та һәм затлы сарайлар да түгел, ә сез башкарган изге эшләр. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз. Башка кешеләрне хөкем итмәгез. Әти-әниләрегезгә хөрмәт күрсәтегез, балаларны сөеп-яратып һәм хезмәт белән тәрбияләп үстерегез», дип үгет-нәсыйхәт бирде ул. Имам-наиб Али хәзрәт Иманаев та мөселманнарны үз чиратында Ураза бәйрәме яки, гарәпчә әйткәндә, Гайдел-фитр белән котлады.

Бәйрәм намазыннан соң халык сарык итеннән пешерелгән тәмле пылау белән сыйланды. Мөселманнар йортларында бу көнне мул табыннар әзерләнде.

Поселокта яшәүче Нәфисә Дәүләтова мәчеткә ире Рәшидбәк һәм балалары белән килгән иде, ул безгә гаиләсе турында сөйләде. 

– Безнең гаилә күп милләтле, тугыз балабыз бар, бишесе зурлар инде, дүртесе безнең янда әле. Өч оныгыбыз да бар. Балаларны ислам кануннарын өйрәтеп тәрбияләргә тырышабыз. Алар аятьләр тыңларга, дини мультфильмнар карарга яраталар, без аларны мәҗбүр итмибез, үз үрнәгебездә тәрбиялибез.

Бәйрәмнәргә үзбәк һәм татар ашлары пешерәбез. Иртәдән өчпочмаклар, тә-бикмәкләр, үзбәк бавырсагы, кичтән чәкчәк пешердек, – дип сөйләде Нәфисә Кәүсәр кызы.

Мәчеткә килгән халыкның күбесе гает намазыннан соң өйләренә таралырга, туганнарының, беренче чиратта, әти-әниләренең хәлен белеп, бәйрәм белән котларга ашыкты.

Ураза – якты бәйрәм
Ураза – якты бәйрәм
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: