Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Алар Ватанны сакладылар

Я. ГӘРӘЕВ, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы председателе («Ленин юлыннан», 1980 елның 8 маендагы 56нчы сан) Бомбалар һәм снарядлар белән җәрәхәтләнеп беткән җир өстендә Бөек Ватан сугышының соңгы залплары яңгыраган тарихи көннән соң утыз биш елдан артык гомер үтте.

Командир 1942 елгы үрнәктәге 76 мм «ЗиС-З» дивизия пушкасыннан атарга команда бирә. 1943 ел. Чыганак: www.nationaalarchief.nl
Командир 1942 елгы үрнәктәге 76 мм «ЗиС-З» дивизия пушкасыннан атарга команда бирә. 1943 ел. Чыганак: www.nationaalarchief.nl

Дошман илдән куылды. Ләкин бу җиңү бик авыр һәм озакка сузылган көрәштә яуланды.

Безнең район уллары һәм кызлары данлыклы Совет Армиясендә СССР халыклары белән бердәм сафта Ватаныбыз азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәштеләр. Алар сугышның тәүге көннәреннән үк күп санлы хәрби берләшмәләр составында дошман белән аяусыз алышка басты.

Чишмә районы сугышчылары (алар арасында 415 коммунист һәм 1252 комсомолец) немец-фашист илбасарларына каршы кыю көрәште. Безнең йөзләрчә якташларыбыз Ленин, Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденлы II дәрәҗә 16нчы гвардия Чернигов кавалериячеләр дивизиясе составында сугышты. Алар арасында хәзерге көндә Дурасово авыл Советы территориясендә яшәгән, Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры М. М. Гәрәев, ике Кызыл Йолдыз орденлы Ш. Ф. Улимаев (Арслан авыл Советының Яңавыл авылыннан), Чишмә поселогыннан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры С. Ю. Фәйрүзов, шулай ук орденнар белән бүләкләнүчеләр – Ябалаклы авылыннан X. М. Әхмәтшин, Чишмә поселогыннан 3. С. Сөләйманов, Илкәштән Ә. С. Хөсәенов, Үрге Тирмәдән Б. Г. Рәҗәпов һәм башка күпләр бар. «Үрнәк» совхозының элекке эшчесе, Ибраһим авылында туып-үскән Абдулла Гобәйдуллович Гыйззәтуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Безнең якташларыбыз Мәскәү янындагы героик көрәштә дә катнаштылар. Алар – А. Я. Зотов, X. Ю. Каюмов, И. В. Гаврилов (һәммәсе дә район үзәгендә яши), Алкин авыл Советыннан Т. А. Әмирханов, Ә. М. Байбурин, Арсланнан М. У. Мостаев, А. М. Дунаев, Чишмә авыл Советыннан В. М. Голубь, Иске Мусадан X. А. Мирхәйдәров, А. В. Курамшин.

Чишмә поселогыннан С. М. Халитов, М. Е. Комлик, А. М. Габидуллин, К. Г. Федоров, Иске Мусадан С. Г. Нәфыйков, Арслан авыл Советыннан Ф. Г. Сәхәбет-динов һәм башкалар Сталинградны якладылар, Паулюс армиясен тар-мар итүдә катнаштылар. Чишмәләр барлык совет халкы белән бергә Октябрь революциясе бишеге – Ленинградны саклауда үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр. М. М. Коба, С. 3. Смаков, М. X. Фәйрүзов, Н. Д. Матвиенко, Ф. А. Науширванов (һәммәсе дә Чишмә поселогыннан), Шөнгәккүлдән X. Ш. Зәйнетдинов, Чишмә авыл Советыннан Н. X. Исламголов, Ардан М. Н. Кәлимуллин, Р. А. Ризванов дошман блокадасын өзү өчен рәхимсез сугышларда катнаштылар. Бөек Курск дугасында Р. У. Гамбәров (Сафар авыл Советы башкарма комитеты председателе), Чишмә поселогыннан Г. Г. Гыйндуллин, Ар авыл Советыннан 3. Ш. Каюмов, Д. К. Смоляр көрәште.

Безнең якташлар Кавказда, Днепрда да дошманны кудылар, Австрия, Албания, Болгария, Венгрия, Польша, Румыния, Чехословакия халкын фашист оккупациясеннән азат итүдә катнаштылар, Җиңү көнен рейхстаг стенасы янында каршыладылар.

Районнан сугышка китүчеләрнең күпләре әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында башын салды. Дошманны җиңүнең 35 еллыгын билгеләгән бу көннәрдә без халкыбызның, Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Аларның батырлыгы һәр патриот, яшь буыннар өчен һәрчак үрнәк булып торсын.

Бүген элеккеге яугирләр, Туган илне яклап калучылар эшләүләрен дәвам итәләр, яшьләрне тәрбияләүдә катнашалар. Ветераннарның район һәм җирле советларына берләшеп яшьләр, укучылар белән очрашалар, алар белән әңгәмәләр үткәрәләр, стена газетасы, район матбугаты битләрендә үзләренең хатирәләре белән уртаклашалар, Җиңү көнен тыныч хезмәт белән каршылыйлар.

 

Алар Ватанны сакладылар
Алар Ватанны сакладылар
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: