Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
6 гыйнвар 2022, 05:46

«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми

Халык Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачып йөргән арада кемнәрдер торак пунктларда тормыш эшчәнлеген тәэмин итә, кешеләр сәламәтлеге, аларның мөлкәтенең сакланышы турында хәстәрлек күрә.

«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми
«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми

Менә инде ике ел буена пандемия белән көрәшнең алгы сызыгында булган табибларны, шәфкать туташларын, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, шул исәптән Яңа ел көннәрендә эшләгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк.

Чишмә районын тәүлек буена эшләүче өч бригада хезмәтләндерә, ял һәм бәйрәм көннәрендә аларга ярдәмгә 4нче бригада чыга. Һәр бригадага өч елга бер тапкыр 31 гыйнварда эшләргә туры килә. Табиблар өчен ул башка көннәрдән берни белән дә аерылып тормый. Шул ук авырулар, шундый ук чакырулар... Яңа ел көннәрендә ашыгыч ярдәмне күбрәк кан басымы күтәрелгән пациентлар чакырта. Кешеләр шулай ук тюбингларда, шугалакларда шуып имгәнәләр, салкында калып туңучылар да була. Бәйрәм табынында артыгын ашап авырып китүчеләр дә бар. 4–5нче гыйнварларга алкогольне озак куллану нәтиҗәсендә чирләүчеләр дә булгалый.

Район дәваханәсе ашыгыч медицина ярдәменең өлкән фельдшеры Гүзәл Шәяхмәтова сүзләренә караганда, һәр бригадага смена саен 20ләп тапкыр авырулар янына барырга туры килә. Һава шартларын һәм кайбер пациентларның чирен исәп-кә алып, авыруларга ярдәм күрсәтү вакыты да арта. Шул сәбәпле дүртенче бригаданы эшкә чыгарырга туры килә.

Ашыгыч ярдәм бүлегенә чакыруларның күбесе Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенең 112, шулай ук 03 һәм 2-22-54 телефоннары аша килә. Тәүлегенә 200–300 шалтырату кабул ителә. Ашыгыч ярдәм машинасы поселок буенча чакыруларга гына да һәр сменада якынча 70 тапкыр бара.

Биредә эшләүчеләрләр – чын һөнәр ияләре, аларга авыр шартларда эшләргә, беренче чиратта, пациентларның сәламәтлеге һәм гомере турында уйларга туры килә. Аларның эше дәүләт дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә, бу фельдшерларның һөнәри осталыгын тагын бер кат раслый. Дистә еллар буена үз эшенә тугры калган, хезмәттәшләре арасында  ихтирам казанган Гүзәл Ишмөхәммәтова күптән түгел дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул хәзер – Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Гүзәл Мәҗит кызы гаиләсенә, бигрәк тә тормыш иптәше Азат Марат улына һәм каенанасы Альбира Фәхраз кызына аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Ул пациентларына һәрвакыт игътибарлы булырга, үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтергә тырыша. Коронавируска каршы көрәштә катлаулы шартларда авыруларны дәвалауга, аларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга зур өлеш керткән. Гүзәл Мәҗит кызы эшләгән бригада җайга салынган бердәм механизм кебек, кешеләрнең сәламәтлеге, ә кайвакыт гомере турында сүз барганда, бу бигрәк тә мөһим.

«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми
«Ашыгыч ярдәм» бәйрәм көннәрдә дә ял итми
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас