Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 декабрь 2021, 09:51

«Омикрон» ни дәрәҗәдә куркыныч?

Соңгы көннәрдәге төп яңалыкларның берсе – яңа коронавирус штаммы барлыкка килү. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу мутацияне грек хәрефе белән «омикрон» штаммы, дип билгеләде.

«Омикрон» ни дәрәҗәдә куркыныч?
«Омикрон» ни дәрәҗәдә куркыныч?

Бүгенге көндә ул Көньяк Африка Республикасында, Ботсванда һәм Африка илләрендә ачыкланган.

Европада: Бельгиядә, Бөекбританиядә, Германиядә, шулай ук Израильдә дә тәүге чир йоктыручылар бар.

Дүшәмбе, 29 ноябрьдә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге мутациянең дөньяга таралу ихтималлыгы зур булуы турында игълан итте. Оешмада билгеләп үтелгәнчә, бу авырулар санының җитди артуына китерергә мөмкин.

Рәсәй экспертлары хәбәр итүенчә, безнең ил территориясендә әлегә «дельта» штаммы өстенлек итә. Белгечләр сүзләренә караганда, вакцина «омикрон»нан да нәтиҗәле булырга, һәрхәлдә, чирнең авыр үтүенә юл куймаска тиеш. Битлек кию, кулларны еш юу һәм социаль дистанцияне саклау буенча таләпләр элеккечә көнүзәк булып кала.

Яңа штамм өчен коронавирусның гадәти билгеләре хас түгел – авыруларның ис-тәм тоюы югалмый. Шул ук вакытта бик нык хәлсезлек һәм температура күтәрелү күзәтелә. Шулай ук төчкерү һәм ютәл булырга мөмкин.

Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова, «Россия-24» телеканалы эфирында чыгыш ясаганда, «безнең илдә коронавируска каршы ясалган «МИР-19» препараты «омикрон» штаммы белән зарарланган авыруларны да дәвалый алачак», дип белдерде. Сынауларның икенче фазасы әлеге препаратның башка дарулар алдындагы өстенлеген раслады.

Препарат төрле формаларда, шул исәптән борынга һәм тамакка сиптерү өчен спрей рәвешендә булыр дип көтелә. Ул коронавирусның авыр формалары белән авырмаска һәм иммун системасының цитокин шторм рәвешендәге артык реакциясен кисәтә ала. Сүз уңаеннан, аны чирле кеше белән элемтәдән соң кулланырга мөмкин булачак, бу зарарлану ихтималын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Галимнәр яңа штамм турында берничә атна эчендә төгәл мәгълүмат алырга исәп тота. Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн «Лента.ру» белән әңгәмәдә COVID-19ның яңа варианты кешелек өчен артык хәвефле булмас, дигән ышаныч белдерде. «Омикрон»ның S-аксымдагы 32 мутациясе генетик тотрыксызлык күрсәткече булырга мөмкин, дип аныклык кертте галим.

Рәсәй кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова халыкны Яңа ел бәйрәмнәренә чит илгә китмәскә өндәде. Яңа омикрон-штамм йоктыруыгыз, шулай ук ил чикләре ябылу сәбәпле, озакка чит илдә калуыгыз ихтимал, дип аңлатты ул моны. Әлеге вакытта Рәсәй хезмәтләре чик буенда һәм аэропортларда Көньяк Африка илләреннән һәм омикрон-штамм йоктыру очракларын ачыклаган дәүләтләрдән килгән сәяхәтчеләргә тест үткәрә.

«Омикрон» ни дәрәҗәдә куркыныч?
«Омикрон» ни дәрәҗәдә куркыныч?
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: