Чишмэ
+11 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
21 Августа 2021, 05:06

Мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланган

21 августта Рәсәйдә Офицерлар көне билгеләп үтелә. Мәкаләбез герое майор Рәшит Хәйруллин балачагыннан очучы булырга хыялланган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланганМәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланган
Мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланган

– Сугыштан соңгы заманалар. Балачакта, «Улым, үскәч кем булырга телисең?», дип сорасалар, һәрвакыт «очучы булам», дип җавап бирә идем. Сугыш турындагы фильмнарда «тыныч күк йөзе» хакында сүз бара, менә шул фикер, ягъни күк йөзебез тыныч булсын өчен аны сакларга кирәк, дигән уй башымда калды. Бервакыт безнең йорттан ерак түгел урында, елганың икенче ягында вертолет төшеп утырды, мин ул урынга барып җиттем дигәндә генә очып китте. Борчылып өйгә кайтып барганда, очучы булачакмын, дип уйладым, – дип сөйләде Рәшит Зөфәр улы.

Тумышы белән ул Бишбүләк районының Бишбүләк авылыннан, соңрак 11 ел Шаранда яшәгәннәр, ә 1963 елда Чишмә районына күченгәннәр. Гаиләдә, аннан тыш, Нәфисә һәм Зөмрәд исемле ике апасы да булган. Әтисе Зөфәр Вәли улы да хәрби, атказанган элемтәче булган, аның күп санлы бүләкләре арасында Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да бар. Әнисе, Зөһрә Хаҗигали кызы Галиева озак еллар Чишмә район Мәдәният йорты директоры булып эшләгән.

– Әти-әни безне эштән курыкмаска өйрәтте, апалар белән мал карый идек, мал-туарыбыз күп булгач печәнен дә чабарга туры килде, ашыгыч телеграммалар илтеп почтада да акча эшләп ала идем. Әти минем өчен һәрчак үрнәк булды. Ул 1938 елда хәрби хезмәткә киткән һәм японнарны тар-мар итүдә катнашып 46нчы елда гына кайткан. Мин Сызрань шәһәрендәге хәрби очучылар училищесына беренче тапкыр барганда ук укырга керә алмадым, чөнки Уфада медицина тикшерүе үткәндә сәламәтлек какшау сәбәпле рөхсәт бирелмәде. Кәефләр төште, әмма хәрби комиссариатта икенче бүлек начальнигы майор Курмашев хыялымнан баш тартмаска өндәде. Бер елдан соң тагын Сызраньга киттем, һәм тагын укырга керә алмадым. Училище директоры белән сөйләшеп карарга булдым, янына кертмәделәр, шуннан соң аның эштән чыгуын көтәргә булдым. Училище каршында бик озак утырдым, кабул итү комиссиясе рәисе минем үҗәтлегемне, Ватанга хезмәт итәргә теләгемне күрептер инде, яныма чыкты һәм укырга кабул ителүем турында хәбәр итте. Мин Венгриядә, Байкал аръягы хәрби округында Могочида хезмәт иттем, аннан соң өлкән очучы вазифасында Әфганстанга – Кандагарга җибәрделәр. Әлбәттә, куркыныч мәлләр һәм хезмәт итү вакыты тәмамланган егетләрнең Әфганстаннан туган якка кайтып китүе кебек шатлыклы мизгелләр дә булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Рәшит Хәйруллин.

Рәшит Зөфәр улы армиядә хезмәт иткәндә барлыгы 2810 сәгать очкан, беренче тапкыр очуы аеруча хәтерендә калган. Аның сүзләренә караганда, ул бу вакыйганы кат-кат исенә төшерә, хәтта үзенең беренче инструкторын һәм бергә очарга туры килгән кешеләрнең исемнәрен дә онытмый.

– Күктә үзебезнең «лачыннарны» күрсәм, йөрәк әле дә шатлыктан дулкынланып тибә, тагын бер рәхәтләнеп очар идем. Бишенче һәм беренче мәктәпләрдә хәрби хәзерлек буенча укытканда балаларга һәрвакыт үз хыялыгызга тугры калыгыз, дип киңәш бирә идем. Әлеге вакытта укучыларымның, бигрәк тә кызларның армия сафында хезмәт итүе куанычлы. Ә бер укучыма тиздән хәтта майор званиесе биреләчәк, – дип сүзенә йомгак ясады ул.

Мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланган
Мәктәптә укыганда ук очучы булырга хыялланган
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас